Минтимер Шәймиевкә “Матбугат дусты” билгесе тапшырылды

2006 елның 18 ноябре, шимбә

18 ноябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ИТАР-ТАСС мәгълумат агентлыгы хәбәрчеләре белән очрашты.

Җанлы аралашуга корылган ике сәгатькә якын очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президент Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән мәгълүмат агентлыгының 50 ләп үзхәбәрчеләрен сәламләп: “Сезнең белән нәтиҗәле хезмәттәшлекнең барына мин горурланам, иң мөһиме, ул республикадагы эшчәнлеккә ярдәм итә”, - диде. ИТАР-ТАСС ның генераль директоры Виталий Игнатенко исә, Президентка җавап сүзендә, иң элек үзләрен республикада туганнарча хөрмәт белән кабул иткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. “Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләре хәбәрчеләре белән дә без элемтәләрне өзмичә, бердәм рәвештә Россия мәгълүмат кырының җитди эчтәлекле булуына омтылабыз”, - диде ул. Виталий Игнатенко, Татарстан һәм аның башлыгы Минтимер Шәймиевның матбугат һәм башка гаммәви мәгълүмат чараларының эшчәнлекләрен дөрес юнәлештә оештыруына уңай йогынты ясавын да билгеләп узды. Шушы сүзләрен ул бүләкләтә дә раслап куйды һәм Минтимер Шәймиевка “Матбугат дусты” Мактаулы билгесен тапшырды.

Сәламләү чыгышлары тәмам булганнан соң, очрашу җанлырак төс алды һәм Минтимер Шәймиев ИТАР-ТАСС вәкилләре игътибарына, республиканың социаль-икътисади мөмкинлекләрен, төрле тармаклардагы казанышлар турында бәян итте, үсеш юлында уңышларга ирешү буенча шәхси фикерләре белән дә уртаклашты. Ул Татарстан турында җентекле сөйләме башында, журналист халкына булган гадәттәгечә тирән ихтирамын ассызыклап: “Чыннан да, сезнең кебек тәҗрибәле халыкның шундый зур делегация составында килүе, республика өчен кадер-хөрмәт билгесе”, - диде. Аның фикеренчә, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дә ИТАР-ТАСС хәбәрчеләре белән аралашу файдага булачак, ул журналистларга бу мөмкинлектән файдаланып калырга киңәш итеп, үзара рухи байлык белән алмашуның әһәмиятенә ишарәләде.

“Татарстан соңгы елларда күп кенә уңай үзгәрешләргә дучар булды. Ниһаять, җәмгыятьтә тотрыклылык урнашты. Икътисад һәм сәнәгатьнең төрле тармакларына инвестицияләр читтән агуын дәвам итә, без аларны үзләштереп бетерергә дә өлгермибез хәтта, инвесторларның килүе тиктомалга гына түгел, димәк, алар Татарстанның якты киләчәген һәм мөмкинлекләрен анык бәяли һәм ихтыяҗны да күрә”, - дип башлады Минтимер Шәймиев чыгышын. Ул Татарстан мәркәзе Казан мисалында гына да, гаҗәеп зур мәйданлы сәүдә комплекслары, күңел ачу үзәкләре, ресторан, кунакханәләрнең берсе артыннан берсе тиз арада сафка басуын да горурлык белән әйтеп узды. Хәзер кредит, инвестицияләр турында сүз алып барылгач, чит ил банкларына да мохтаҗлык турында әйтми калмады Илбашы. “Без моңарчы шикле банкларны эш әйләнешенә беркайчан да кертмәдек”, - дип, Президент Татарстанда филиалын ачарга теләгән банк җитәкчелегеннән, ниятләренең максатлары турында җентекле төстә кызыксыну алып барылганын да хәбәр итте. “Хәзер банклар һаман саен күбрәк килеп, банк системасын барлыкка китерә”, - ди ул.

Минтимер Шәймиев республика казанышларының тагын берсе – мәктәпләрне компьтерлаштыру һәм аларны интернет челтәренә тоташтыру мәсьәләсенә дә кагылды. Ул бигрәк тә авыл укучылары өчен компьютерлар белән җиһазланышның зур әһәмияткә ия булуына басым ясады. Алга таба Президент Татарстандагы “кара алтын” – нефть турында сүз алып барды. Ул, иске нефть чыганакларына сакчыл караш яшәргә тиеш, дип саный. Ул Ромашкинское чыганагын мисалга китереп, аннан барлыгы 3 миллиард тонна нефть алынганын искәртте. Һичшиксез, нефть табу һәм аны эшкәртүдә фәннең көчлелегенә дә басым ясады республика җитәкчесе. Ул Татарстанның нефтьсез киләчәген дә күзаллап, бу уңайдан, 2010 ел башына кадәр кадәр махсус программа эшләнгәнен хәбәр итеп, тулаем төбәк продуктының нефть табудан тыш, икеләтә артачагы турында белдерде.

“Тузган торак” Президент программасы буенча, Татарстанның 60 мең, шул исәптән, Казанның 37 мең гаиләсе яңа фатир туен уйнады. Минтимер Шәймиев, мондый гаиләләрне тормыш төбеннән чыгарып, аларны яңа торак белән тәэмин итү турында, аңа алмашка килгән социаль ипотека программасы, Татарстанның массакүләм спорт белән җитди шөгыльләнә башлавы, шуңа бәйле рәвештә, Казанның 2011 елда узачак Бөтендөнья Җәйге Универсиадага дәгъва кылуы турында да сөйләде. Президент ММЧ торышы турында уңай фикерләрен җиткереп: “Журналист корпусы заманага яраклашып, җитдиләнә бара, җаваплылык хисе дә артуы тоела – шунысы шатландыра”, - диде. Моннан тыш, ул журналистларга бирелгән сүз иреге һәм шуңа бәйле рәвештә аларның хокуклары чикләнмәве турында да әйтеп китте.

ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгының төрле төбәкләрендәге үзхәбәрчеләренең, күпмилләтлелек һәм төрле конфессияләр арасындагы багланышлар, толерантлык, авыл мәктәпләре киләчәгенә кагылышлы сораулары буенча кызыксынуларын, Минтимер Шәймиев тулы һәм кызыклы җаваплар белән канәгатьләндерде. “Авыл мәктәпләрен ябуга без беркайчан да җөрьәт итмәдек, авылда укучылар саны аз булса да, анда белем бирүне камилләштерү зарур, бу мәсьәләгә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп ителә”, - диде ул. Илбашына ат үрчетүчелек, балаларны спорт дөньясына җәлеп итү кебек мәсьәләләр уңаеннан да сораулар ява торды. Минтимер Шәймиев ассызыклавынча, ат үрчетү белән кызыксыну югалмаячак. ә балаларның спорт белән мавыгуына килгәндә: “Яңа төзелә торган Боз сарайлары үсмерләр белән шыгрым тулы, хәтта күрше төбәкләрдән дә килергә теләүчеләр бихисап”, - дип җавап бирде Президент.

Очрашуда тирән кызыксыну уяткан мәсьәлә, мөгаен, авыл хуҗалыгы реформалары булгандыр. “Җир реформасы – гомер-гомергә авыр четерекле проблема булып кала бирде”, - ди Минтимер Шәймиев бу уңайдан. Ул җирнең зур хәзинә булуын һәм авыл җирлелкәренең зуррак үсеш ала баруын горурлык белән шәрехләде. “Бүген инвесторлар ярдәме белән сафка басучы мегафермалар – искиткеч казаныш. Без хәзер авыл хуҗалыгы индустриализациясе юлында торабыз”, - диде ул.

Төрле темаларга сөйләшү төгәлләнгәч, ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Виталий Игнатенко шәхси фикерләре белән уртаклашты. “Журналистлар аудиториясендә монан да ачыграк, ихласрак һәм әһәмиятле очрашуның шаһиты булганым юк иде. Татарстанда төрле милләт һәм конфессия кешеләренең тату яшәве – безнең каләмебез өчен озак еллар кызыклы тема булып сакланачак”, - дип ул очрашудан эчкерсез канәгатьлек хисен җиткерде.

Минтимер Шәймиев очрашу ахырында Виталий Игнатенко һәм аның беренче урынбасары Михаил Гусманга “Казанның меңъеллыгы истәлегенә” медален тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International