Казан Кремлендә РФ Хисап палатасы тарафыннан Татарстанда үткәрелгән тикшерүләрнең якынча нәтиҗәләре билгеле булды

2006 елның 20 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе Хисап палатасының Рәисе Сергей Степашин катнашында, РФ Хисап палатасы тарафыннан Татарстанда үткәрелгән тикшерүләргә йомгак ясау киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре, ТР Прокуроры Кафил Әмиров, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, шулай ук РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Рябухин, Аппарат җитәкчесе Сергей Шахрай, ТРда дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы әгъзалары, Татарстан Республикасының муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәне Минтимер Шәймиев ачып җибәрде. Кереш сүзендә ул илнең баш контроль-финанс органы эшчәнлегенә җәмәгатьчелекнең игътибары тагын да ныграк тартыла баруын билгеләп узды. Илбашы республиканың соңгы елларда зур күләмдәге чыгымнары Казанның меңъеллык юбилеена юнәлдерелгәнен билгеләп узды. “Меңъеллык юбилейны бәйрәм итүгә республика һәм федераль бюджеттан шактый күләмдә акча тотылды”, - дип искәртте ул. Президент әйтүенчә, РФ Хисап палатасы үткәргән күзәтчелекне тикшерү итеп кенә түгел, дәүләт чараларын нәтиҗәле файдалану буенча өйрәнү рәвешендә кабул итәргә кирәк. “Акча санаганны ярата”, - дип, Минтимер Шәймиев халык әйтемен дә искә төшерде һәм шуның белән бергә Россия Федерациясе Хисап палатасының Татарстанга килгән төп максатына да ишарә ясады. “Россия Хисап палатасы чын дәрәҗәдә тирән, җентекле һәм нәтиҗәле эш башкарды”, - дигән фикердә республика җитәкчесе.

Сергей Степашин исә, чыгышында Татарстан икътисадының кызу тизлектә үсеш алганына басым ясады. “Россия Федерациясе җитәкчелеге федераль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында урыннарга чыгып тикшерүләр уздыру, төбәкләрдәге эш тәҗрибәсе белән танышуны файдалы дип саный”, - ди ул. “Татарстанның бюджет сәясәте, аның инвесторлар җәлеп итүе кебек тәҗрибәсе зур кызыксыну уята”, - дигән тәэсирләре белән уртаклашты РФ Хисап палатасы рәисе.

Сергей Степашин социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә җентекләбрәк тукталып, 2000-2006 елларда тулаем төбәк продукты күләменең фаразланганча 1,6 тапкырга түгел, ә 2,8 тапкырга артканын ассызыклады. Салым керемнәре дә республикада көтелгән күрсәткечләрне (6 мәртәбә үсәр дип фаразланган) узып китеп, 13 тапкырга арткан. Аның фикеренчә, республикада социаль мәсьәләләрне хәл итүгә дә уңай караш яшәп килә. Сергей Степашин шулай ук авыл хуҗалыгы тармагындагы уңай үзгәрешләре, авиатөзелеш, машина төзелеше өлкәсендәге казанышлары, махсус икътисади зона булдыруы, өстенлекле милли проектларны уңышлы төстә гамәлгә ашыруы белән дә Татарстанның үзенә карата зур ихтирам тудыруын билгеләп үтте. “Муниципаль берәмлекләрдә өстенлек милли проектларның гамәлгә ашырылуы ил буенча чагыштырганда гомумән яхшырак бара”, - ди ул. Аерым алганда, социаль ипотека программасы буенча да Татарстан мактауга лаек, дигән фикерләрен җиткерде Сергей Степашин.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгышында тирән эчтәлекле һәм әһәмиятле проектлар турында бәян итте. Алар, инновация эшчәнлеге үсеше, нефть һәм газ комплексы үсеше, ресурс саклау, ягулыкны бәрәкәтле куллану, торак-коммуналь хуҗалык үсеше реформалары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсен камилләштерү программалары. Авиатөзелештәге казанышларга кагылып, ТР Хөкүмәте башлыгы Татарстанда “Ансат” боралагының һавага күтәрелгәнен һәм “Актай” исемле боралакның якын арада гамәлгә куелачагы турында сөйләде. “ТУ-334 очкычын җитештерү, Казан шәһәреннән читтә яңа дары заводын сафка бастыру кебек проектлар да әзерләнә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Рябухин, уздырылган тикшерүләрнең якынча нәтиҗәләре белән таныштырды. “Тикшерү барышында ТР Хисап палатасының бер генә вәкиле белән дә аңлашылмаучанлыкларга юлыкмадык”, - дип, ул күзәтчелекнең тыныч һәм уңышлы үтүенә басым ясады.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, Сергей Степашин киңәшмәдә тикшерү уңаеннан фикерләрен яңгыратты. “Татарстанда, минем карашка, иң яхшы хисап палатасы булдырылган”, - дип, ул тулаем алганда, Татарстанда хисап палатасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, федераль бюджеттан акчаны максатчан һәм максатчан булмаган рәвештә куллануда тайпылышлар юк. Республика торышының инвесторлар ярдәмендә күз алдында кискен үзгәрә баруын ул янә кабатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International