Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Николай Фешин һәм ХХ йөзнең художество үзенчәлекләре” конференциясендә катнашучыларга нәтиҗәле һәм максатчан эшләүләрен теләде

2006 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

22 ноябрьдә, Николай Фешинның тууына 125 ел тулуга багышланган юбилей тантаналары кысаларында, Казанда “Николай Фешин һәм ХХ йөзнең художество үзенчәлекләре” дип исемләнгән Халыкара фәнни конференция ачылды. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев конференциядә катнашучыларга – Россия сәнгать белеме фәненең әйдәп баручы белгечләренә, музей хезмәткәрләренә, Россиянең эре югары уку йортлары һәм университетлары, Америка музейлары вәкилләренә тәбрикләү хатын юллады.

“Без атаклы якташыбыз Николай Фешинның иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыруда күп көч куйган иң яхшы фәнни көчләрне кабул итүебезгә бик тә шат”, - диелә котлау хатында. Алга таба М.Шәймиев конференция докладларының тематикасы останың иҗатына карата фәнни кызыксынуның яңа сыйфаты хакында сөйләвен ассызыклады һәм юбилей тантаналарында катнашучыларга нәтиҗәле эшләүләрен, иҗади фикер алышулар, күңел бәйрәмнәре теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International