Татарстан Президенты “Известия” газетасы баш мөхәррирен кабул итте

2006 елның 28 ноябре, сишәмбе

28 ноябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россиянең гомуммилли “Известия” газетасының баш мөхәррире Владимир Мамонтов белән очрашты.

Чал тарихлы “Известия” газетасы илдә иң күп тиражлы басмаларның берсе. Бүгенге көндә аның Россия буенча 234 мең 500 укучысы бар. Татарстанда исә 17 мең тираж белән газетаның “Известия-Поволжья” исеме астында кушымтасы чыгып килә. Шулай ук бездә әлеге кушымта Марий Эл, Удмуртия республикалары һәм Киров өлкәсе өчен дә бастырыла.

Владимир Мамонтов Татарстан дәүләте башлыгы белән очрашканчыга кадәр, республика башкаласындагы яңа ипподромда булырга , Казан Изге Ана иконасы куелган чиркәүдә гыйбадәт кылырга һәм Кол Шәриф мәчетен карарга өлгергән.

“Татарстанга килүемнең максаты - республика һәм аның социаль-икътисадый үсеше, сәяси вәзгыяте белән якыннан танышу иде. Минтимер Шәймиев белән әңгәмә вакытында, без, Татарстанда гына түгел, ә гомумән Россия һәм хәтта дөнья буенча да милләтара мөнәсәбәтләр , илдә партия корылышы турында сөйләштек. Бик җылы һәм кешелекле фикер алышу барышында , тулаем “Россиядә без ничек яшибез” кебек сораулар да кузгатылды, һәм әлбәттә, өстенлекле илкүләм проектлар буенча да. Үтә зирәк һәм акыллы әңгәмәдәш белән аралашуыма мин бик шат”, - ди Казан Кремлендәге очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып Владимир Мамонтов.

Владимир Мамонтов шулай ук “Известия” газетасының элеккеге данын кайтару максатыннан, басманың Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да таралуын киңәйтү, эшне камилләштерү зарурлыгын ассызыклый. “Никадәр генә чыгымлы булмасын без газетаның регионнарда тагын да җәелүенә ирешергә тиешбез. Бирегә килүемнең тагын бер максаты да шул иде. Татарстан ягыннан моңа кадәр дә яклау таптык һәм моннан соң да шул юнәлештә тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләрдә эшләрбез дип ышанам”, - ди журналист.

“Известия” газетасын хәзерге көндә “Газпром-медиа” һәм “Лукойл” җәмгыятьләре гамәлгә куя. Киләсе елга әлеге гомум Россия басмасы үзенең 90 еллыгын билгеләп узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International