23 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, Россия Федерациясе Салым хезмәтенең 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты.
Тантана ачылышында алып баручылар бу көнне гаделлек һәм хакыйкать бәйрәме буларак игълан итте. Әйтергә кирәк, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсендә бүгенге көндә 5 мең хезмәткәр эшли, аларның яртысы диярлек әле 30 яшькә дә җитмәгән, араларында ике югары белемгә ия белгечләр дә аз түгел. Үзенең эшләү дәверендә әлеге хезмәт инспекторлары тарафыннан барлыгы 500 миллиард сумнан артык акча җыелган.
Иң элек, салым җыючыларны Федераль салым хезмәтенең ТР Идарәсе җитәкчесе Ринат Хәйров котлады. Үзенең тәбрикләү чыгышында ул үз кулы астында эшләүче хезмәткәрләргә таләпчәнлек, тәвәккәллек һәм гадел булуларын теләде. “15 ел эчендә оешманың исеме дә берничә мәртәбә алмашынды. Безнең бурыч – социаль-икътисади тотрыклылык һәм социаль программаларны финанслау кысаларында эш рәвешен тиз арада үзгәртә белү”, - дигән теләкләрен ирештерде Ринат Хәйров.
“Салым түләүченең үз ирке белән сезгә мөрәҗәгать иткән очраклары булдымы икән, булмаса, сезгә алдагы эшчәнлегегездә, салым түләүченең үз теләге белән күтәренке кәефтә килеп, кәефнең шушы ук югарылыгын саклап китүенә ирешергә кирәк, мин сезгә шуны телим, бу сезнең хезмәтегездә мөһим казаныш һәм яуланган югары үр булып торыр иде”, - ТР Президенты Минтимер Шәймиев котлау чыгышын әнә шундый ярымшаяру сүзләре белән башлап җибәрде. “Хөрмәтле салым җыючылар! Мин үз исемемнән, ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, сәламәтлек, имин тормыш телим”, - дигән изге сүзләре белән мөрәҗәгать итте илбашы. Ул тантанада салым җыючы хезмәткәрләрнең мөһим вазифа үтәүләренә басым ясап, гомумән, дәүләт эшчәнлеген әлеге органнан башка күз алдына да китереп булмавын ассызыклап үтте. “Бүгенге көндә дә, киләчәктә дә сез – “дәүләт хезмәте” булып калачаксыз. Дәүләт мәнфәгатьләрен яклаучылар буларак, сезнең һәркайсыгыз үзендә көчле җаваплылык хисе тоярга тиеш”, - дип, республика җитәкчесе аларның җилкәсенә шактый җитди бурыч йөкләнгәнен искәртте. “Сез үзегезне җәмгыятьтә мөһим кешеләр итеп күзалларга тиешсез”, - дип тә өстәде ул.
Президент салым хезмәтенең халык белән элемтәсе турында да әйтеп китте. “Салым түләүчеләрне күбрәк җәлеп итеп, сез дәүләт язмышын гына хәл итеп калмыйсыз, ә үзегезнең хезмәт хакыгызны да кайгыртасыз. Салым түләүчеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру, дәүләт органнарына да ихтирам тәрбияләргә ярдәм итәчәк, шуңа күрә бу юнәлештә югары күрсәткечләргә ирешү зарур”, - дип, Минтимер Шәймиев халык белән бәйләнешнең мөһим фактор булына ишарә ясады. Бу уңайдан ул салым түләүчеләр хезмәтенең берникадәр четерекле булуын күздә тотып: “Салым түләүдән баш тартучы гражданнарга юлыгып, сез аралашуның уңай юлларын табарга омтыласыз, үзара түземлелек, толерантлык хисе сакларга өйрәнәсез”, - диде.
Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” Мактаулы исемен Федераль салым хезмәтенең ТР Идарәсе җитәкчесе Ринат Хәйров, аның урынбасары Марат Сафиуллин һәм идарәнең тагын ике хезмәткәренә тапшырды. ә республиканың баш салым җыючысының тагын бер урынбасары Екатерина Максимова Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.