Минтимер Шәймиев: "Халыкның уртача керемнәре торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсешеннән алда барырга тиеш"

2006 елның 29 ноябре, чәршәмбе
29 ноябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм халыкның аз керемле төркеме мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәркем алырлык торак төзү буенча РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары эше проблемалары буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы эш төркеме утырышы тәмамлангач "Вести" телеканалына интервью бирде.

"Россия гражданнарына уңайлы һәм һәркем алырлык торак" илкүләм проектын тормышка ашыру барышын ничек бәялисез дигән сорауга республика башлыгы әлеге әһәмиятле башлангычны тормышка ашыру нәтиҗәле чишелеш таләп итүче кайбер булган проблемаларны күрсәтте дип җавап бирде. Шул ук вакытта, Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, әлеге өлкәдә алга китешләр дә бар, бу турыда илнең кайбер төбәкләренең уңай тәҗрибәсе күрсәтә. Ул шулай ук Татарстанда халыкны социаль ипотека буенча торак белән тәэмин итү уңышлы тормышка ашырыла, аларның "төп" адресатлары яшь гаиләләр һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләре булды, дип билгеләп узды. "Бер үк вакытта республикада классик ипотеканың традицион схемасы да эшли", - дип билгеләп узды ТР Президенты һәм республикада Тузган торакны бетерү программасы уңышлы тәмамланды, аның кысаларында Татарстанның 50 мең гаиләсе барлык уңайлыклары булган торак алды, дип искәртеп узды.

Эшләр торышы һәрбер россияленең мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагылучы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге кебек әһәмиятле өлкәдә реформа буенча, Татарстан лидеры әлеге реформа бер урында тора, бу тармакта үткән ун еллыклар өчендә җыелган проблемалар комплексы белән аңлатыла, дип шәрехләде. Кичә беренче утырышы булган РФ Дәүләт Советы эш төркеменең бурычы - әлеге өлкәне үзгәртергә мәҗбүр итәрлек карарлар кабул итү, дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, торак-коммуналь хуҗалык тармагын савыктыруда торак фонды белән идарә итәргә сәләтле торак милекчеләре институты, нәтиҗәле компанияләр төзү дә әһәмиятле роль уйнарга тиеш. Әлеге тармакта эшләргә теләүче булдыклы инвесторлар өчен дә зур мөмкинлекләр ачыла. "Федераль һәм шулай ук төбәк дәрәҗәләрендә дә торак-коммуналь хуҗалык тармагын инвестицион җәлеп итүчән ясарга мөмкинлек бирүче механизм эшләргә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты. Аның фикеренчә, мондый чаралар булып идарәче компанияләр, Торак милекчеләре ширкәтләре өчен төбәк хакимият органнары тарафыннан тиешле гарантияләр белән ныгытылган максатчан кредитлар торырга мөмкин. "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау - гади бурыч түгел, тик билгеле булганча, "юлны баручы үтә", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсешенә кагылышлы сорауга ТР Президенты түбәндәгеләрне әйтте: "Тарифлар артмас дияргә ярамый. Моның өчен объектив сәбәпләр бар - энергия йөртүчеләргә бәяләр арту. Тик бу вакытта халыкның уртача керемнәре торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсешеннән алда барырга тиеш".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International