Татарстан Президенты "2007 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы Законга кул куйды
2006 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев "2007 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Закон нигезендә Татарстан Республикасының 2007 елга бюджеты керемнәр буенча 55 805 018,5 мең сумны һәм чыгымнар буенча 58 619 208,3 мең сумны тәшкил итә.
Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.