5 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ТР Куркынычсызлык Советының инвестиция сәясәтенә багышланган утырышы узды.

Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республиканың шәһәр һәм район башлыклары һәм башкалар катнашты.
“Инвестиция сәясәте турындагы мәсьәлә, Татарстан Республикасы язмышын тамырдан үзгәртү үзлегенә ия. Инвестицияләрнең зарурлыгын, тормыш сулышы шуны таләп итүен, мөгаен күпчелек сизәдер. Инвестицияләр ярдәмендә ил үзенә читтән игътибарны ныграк җәлеп итәчәге, РФ Президентының да мөнәсәбәтендә чагылыш таба. Алар керми дип әйтеп булмый, әмма нәтиҗәләр гадәттә чагыштырулар нигезендә ясала”, - дигән сүзләре белән ачып җибәрде Минтимер Шәймиев чыгышын. Илбашы хәбәр итүенчә, инвестицияләр күләме буенча Татарстан Россия Федерациясендә өченче, ә Идел буе федераль округында беренче урынны алып тора. Аның фикеренчә, яуланган үрләр белән генә канәгатьләнеп калу дөрес түгел, дөнья базарына күз салсак, безнең тырышлыгыбызның әле артык югары булмавына инанабыз. “Читтән инвестицияләр кертүгә мөмкинлекләр кырын киңәйтү зарур. Илнең ВТОга керү шартларында бүтән юл юклыгын анык аңларга тиешбез, юкса мактанырлыгыбыз калмаячак”, - ди Президент.
Минтимер Шәймиев әйтүенчә, җәлеп ителгән инвестицияләрнең күләме барлыгы 1,5 миллиард долларны тәшкил итә. Нефтехимия, машина төзелеше өлкәләренә инвестицияләр килә, әмма башка тармаклар алардан мәхрүм кала. Инфраструктураны ныгытуга да салкынрак караш сизелә. Республика башлыгының фикере әнә шундый. “Татарстанга кызыксыну белән караучы компанияләр күп һәм аларның күбесе үзләренең җитештерү эшчәнлеген дә башлап җибәрә”, - диде Татарстан башлыгы һәм бу уңайдан мисалга конкурентлыкка сәләтле FIAT машиналарын җитештерү эшчәнлегенең активлыгын мисалга китереп узды.
Минтимер Шәймиев кадрлар әзерлегенә дә җитди мөнәсәбәт тудырырга боерык бирде. “Татарстанның чәчәк атуы өчен мөмкинлекләр һәм кагыйдәләр һәркемгә билгеле, бары тик алардан дөрес файдалана белергә генә кирәк”, - ди ул.
Куркынычсызлык Советы утырышында төп доклад белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов чыгыш ясады. Ул Татарстан икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү юнәлешендә, Казанда инвестиция потенциалына багышланган халыкара форум үткәрелгәнен, Лондонда узган Саммитта Татарстанның үзен тәкъдир итүен, төрле инновация проектлары гамәлгә куелганын һәм башка эре чаралар уздырылганын искә төшерде. Борис Павлов инвестицияләр үсешенең тулаем төбәк продукциясе күләменнән артыграк булырга тиешлеген ассызыклады. Билгеле булганча, бу фәрман ТР Президенты Минтимер Шәймиевның ТР Дәүләт Советына Юлламасында да чагылыш тапкан иде. “Төп капиталга салынган инвестицияләр күләме буенча Татарстан РФ төбәкләре арасында бишенче урында тора. 2006 елның 11 ае эчендә төп капиталга 120 миллиард сум күләмендә инвестиция каралган”, - дип хәбәр итә министр. Аның сүзләренә караганда, инвестицияләр төзелеш, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә файдаланылган, энергетикага җәлеп ителүче инвестицияләр саны да күбәйгән. Төп капиталга җан башына каралган инвестицияләр саны буенча алдынгы урында Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Азнакай шәһәр һәм районнары тора икән.
Борис Павлов инвестиция эшчәнлеге үсеше бурычларын да санап чыкты. Беренчедән, өстенлекләр билгеләнергә тиеш, икенчедән, һәр реформа яки программа үтәлеше белән идарә итү зарур, реформаларның тизлеген саклап калу, дәүләт идарәсе органнарының куәтен ныгыту таләп ителә. “Инвестиция сәясәтен камилләштерү өчен ел саен инвестицион проектлар уздыру, инвестиция ресурслары сыйфатында халыкны кызыксындыру да комачауламас иде”, - дигән теләкләрен ирештерде икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов.

Минтимер Шәймиев утырышта, эшкуарларның киңәйтелгән корылтае алдыннан барлык сораулар да хәл ителгән һәм төгәл тәкъдимнәр яңгырарга тиеш, дигән теләген дә җиткерде. Президент корылтайга Ауропа һәм Бөтендөнья Банкы вәкилләрен дә чакыруны кирәк, дип саный.
Татарстанның сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов, “Таиф” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да, Татарстанда инвестиция сәясәтен камилләштерү юнәлешендә шәхси фикерләре белән уртаклашты.
Хафиз Салихов чыгышында төп капиталга салынучы инвестицияләр күләменең начар булмавын, әмма туры инвестицияләргә килгәндә, эшнең начар булуын билгеләп узды. “Моңа административ каршылыклар, законнар базасы, дәүләт хезмәткәрләренең фикер төрлелеге комачаулый”, - ди Хафиз Салихов. Ул Россия икътисадына инвестицияләр агышын тоткарлап торган сәбәпләрне дә санап үтте. Алар түбәндәгеләр: административ каршылыклар, дәүләт структуралары тарафыннан шәхси бизнес өстеннән кырыс күзәтчелек, банк системасына җитенкерәмәүче тотрыклылык һәм башкалар. Минтимер Шәймиев инвестицияләр агышын тоткарлаучы сәбәпләргә мөнәсәбәтен белдереп, залдагыларга мөрәҗәгать итте. “Сез инвестицияләргә карата бәягезне, аларның тизлеген көчәйтүгә карашыгызны төптән үзгәртергә, бу мәсьәлә буенча тирәнрәк уйланырга тиешсез”, - ди Президент.
“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин исә, җитештерүчәнлек һәм инвестиция күләме күрсәткечләре белән Россиягә тиңдәш булырга омтылырга түгел, ә бәлки, дөньяви күрсәткечләрне күздә тотып, алар артыннан куарга дигән тәкъдимен ирештерде. “Татарстанга үз ресурсларына гына ышану фикереннән баш тартып, читтән кертү ягын кайгырта башларга вакыт”, - дигән фикерләрен яңгыратты ул. Сергей Когогин инфраструктура үсеше проблемасын чишүгә ныклап тотыну фикерен хуплап, кунакханәләр челтәрен киңәйтү аша инвестицияләр агышы да җайга салыныр, дип белдерде.
Инвесторларның Татарстан белән кызыксынуларны арттыруга, мәркәзебезнең архитектура торышын үзгәртү тәэсир итәчәк. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, инвестицияләр килү өчен туризмны җәелдерү, маршрут челтәрен оптимальләштерү дә мәслихәт.
Утырышта авыл хуҗалыгы үсешен тәэмин итүдә инвесторларның әһәмияте мәсьәләсе дә тикшерелде.