4 декабрь көнне иртән Казанга Голландия архитекторы Эрик ван Эгераат килде.
Эшлекле визит белән килгән чит ил архитекторы Татарстан президенты сараенда Минтимер Шәймиев белән очрашты. Эрик ван Эгераатны Татарстанга Минтимер Шәймиев быел март аенда Франциядә узган XVII Халыкара коммерцияле милек күргәзмә-ярминкәсендә танышкач чакырган иде.
"Казанда соңгы елларда зур төзелеш эшләре алып барыла. Без Россиядә тиңдәше булмаган программаны - тузган торакны бетерү программасын тормышка ашырдык. Шәһәр үзәгендәге иске йортларда яшәүче аз керемле халык катламын яңа фатирларга күчердек. Хәзер бушап калган урыннарда инвесторлар яңа биналар күтәрә. Сез төзегән обектлар белән танышканнан соң, Казанда да сезнең проектларны күрәсе килә", - диде Минтимер Шәймиев Голландия кунагы белән әңгәмәдә.
Эрик ван Эгераат 1995 елда Голландиядә "Эрик ван Эгераат Ассошиэйтив Архитектс" дип исемләнгән архитектура бюросын оештыра. Хәзерге вакытта әлеге оешманың Роттердам, Будапешт, Лондон һәм Прага кебек Ауропа шәһәрләрендә офислары эшләп килә. Бюроның еллык табышы 10 миллион евроны тәшкил итә. 50 яшьлек Эрик ван Эгераат дөньяның иң танылган архитекторлар унлыгына керә, үзе ул сигез илдә йөздән артык бина проектлаган. Алар арасында иң танылганнары - Нидерланд Корольлегендәге Альпен Шәһәр сарае, Будапештта ING банкы бинасы, Роттердамда Табигать тарихы музее, Ирландиянең Корке шәһәрендә Сәнгать галереясе.
Россиядә Голландия архитекторы Мәскәүнең "Авангард шәһәре" һәм "Башкалалар шәһәре", Дондагы Ростов шәһәрендә торак комплекс, Сургутта сәүдә-күңел ачу комплексы, Санкт-Петербургта "Яңа Голландия" проектлары өстендә эшләгән. Эрик әфәнде сүзләренчә, аңа Россиягә соңгы елларда аена ике тапкыр килергә туры килә икән.
Архитектор бүген иртән Казанга килүгә үк башкала белән танышып чыккан. Иртәгә исә ул Казан хакимияте Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Э.Мәүләтов һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында студентлар белән очрашыр, Ратуша бинасында "Казанда шәһәр төзелеше үрнәкләре" күргәзмәсе белән танышыр, шунда ук Казан мэры И.Метшин катнашында узачак башкаланың архитектурасын һәм шәһәр төзелешен үстерүгә багышланган "түгәрәк өстәл"дә катнашыр дип көтелә. Кичен исә аны ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена чакырганнар.
"Чынлыкта да Казанда зурлап төзелеш эшләре бара. Төзелеш өлкәсендә күп төрле мөмкинлекләр күренә. Мин дә үз идеяләремне тәкъдим итәргә әзермен", - диде Эрик әфәнде журналистларга. Илсур Метшин исә Эрик ван Эгераат кебек архитектор исеменә кызыгып, Казанга күп санлы инвесторларны да җәлеп итеп булачак, дип серен ачты. Аның сүзләренчә, Казанның меңъеллыгы халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелсә дә, башкаланы әле бар җирдә дә белеп бетермиләр.
Бүген ТР президенты белән очрашуда шулай ук "Эрик ван Эгераат Ассошиэйтив Архитектс" бюросының проектлар әзерләү төркеме җитәкчесе Дауэ ван дер Верф, Татарстан ягыннан исә ТР президенты киңәшчесе, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, министрның урынбасары - Татарстанның Баш архитекторы Ирек Фәйзуллин да катнашты.