2 декабрь көнне Екатеринбургта "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең VII съезды ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары совет рәистәше Минтимер Шәймиев катнашты.
Съезд эшендә "Бердәм Россия"нең 149 делегаты, РФ Президенты Хакимияте, РФ Хөкүмәте, Федераль Җыеның ике палатасы вәкилләре катнашты. Өстәвенә Украина, Казакъстан, Әзербәйҗан, Финляндия, Франция, Италия, АКШ, Япония, Кытай, Монголия, Куба, Мисыр, Пакистан, Сирия һәм Төркиянең төрле сәяси партияләре вәкилләре дә чакырылган иде.
Катнашучылар адресына 60тан артык, шул исәптән танылган дөнья лидерлары һәм сәясәтчеләре – Нурсолтан Назарбаев, Сильвио Берлускони, Вильфред Мартенс, Сергей Станишев и Воислав Коштуницадан сәламләү җибәрелгән.
Съездда катнашучыларга Россия Президенты исеменнән сәламләү хатын Россия Президенты Хакимияте җитәкчесе Сергей Собянин укыды. "Партия төзелгән көннән алып үткән елларда ул кадрлар, оештыру, иҗат потенциалы, күпьеллык гамәли эш тәҗрибәсе җыйган. Сезнең съездның көн тәртибендә һәр партия өчен принципиаль мәсьәлә – программаны кабул итү һәм раслау, ачык һәм конструктив дискуссия барышында "Бердәм Россия"нең киләчәккә стратегиясенең чын юнәлешләре билгеләнәчәк дип саныйм. Ә сез тәкъдим итәчәк инициативалар һәм идеяләр җәмгыятьне консолидацияләүгә ярдәм итәчәк һәм гражданнар тарафыннан якланачак", - диелә ил башлыгы сәламләү текстында.
"Бердәм Россия" партиясе лидеры, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов партиянең яңа әгъзаларына билетлар тапшырды. Әлеге документларны шул исәптән, танылган актер Алексей Гуськов, Олимпия чемпионнары Светлана Ишморатова, Антон Сихарулидзе, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар алды.
Минтимер Шәймиев съездда "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү – илнең мул тормыш нигезе" исемле доклад белән чыгыш ясады.
"Бүген сайлау елы алдыннан "Без сайлый торган Россия" исемле программа белдерүен тикшереп, безнең партия үз өстенә аеруча җаваплылык ала", дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев үз чыгышында. Илнең агымдагы 10 елга иң перспективалы юнәлешләрнең берсе итеп "Бердәм Россия" икътисадның агросәнәгать секторы үсеше нигезендә авыл территорияләрен төзекләндерүне саный. "Илнең авыл хуҗалыгы суверен демократиянең иң мөһим базис өлеше булырга тиеш, аңардан икътисадның көндәшлеккә сәләтлелеге, куркынычсызлыгы һәм бер үк вакытта гражданнарның мул тормышы да тора", - дип саный Минтимер Шәймиев.
Татарстан лидеры әйтеп узганча" 90нчы еллар реформасы нигезендә икътисадның нәкъ менә аграр секторы зыян күргән. Реформа елларында илнең тулаем эчке продуктында авыл хуҗалыгының тулаем өстәмә кыйммәтенең чагыштырма күләме өч тапкыр кимеде, авыл хуҗалыгына инвестицияләр өлеше биш тапкыр кыскарды. "Иң күп сөрү җирләре, төче су запасларына бай булган илебез читтән кертелгән продукциягә бәйле була башлады", - дип шәрехләп узды Минтимер Шәймиев. Өстәвенә, аның сүзләренә караганда, 2000 елдан башлап 2005 елларга кадәр уртача еллык чит илләрдән кертелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 7дән 18 миллиард долларга кадәр үскән. Шул ук вакытта үзебезнең авыл хуҗалыгы производствосына федераль бюджеттан 1,5 миллиард доллар акча тотылган.
ТР Президенты билгеләп узганча, икътисадның агросәнәгать өлкәсендәге көнүзәк проблемаларны хәл итәр өчен ел ахырына кадәр авыл хуҗалыгын үстерү турында закон кабул итәргә, киләсе елның беренче кварталында ил Хөкүмәте тарафыннан алдагы 10 елга Агросәнәгать комплексын үстерү программасы кабул ителүгә ирешергә кирәк. "Бу алда аталган законны кабул итү өчен иң төп шарт булырга тиеш, өстәвенә булачак программаның параметрлары турында алдан фикер алышу зарур, чөнки законда саннар юк бит", - дип билгеләп узды М.Шәймиев.
"Бердәм Россия" партиясенең Югары совет рәистәше фикеренчә, бүгенге көндә гамәлдәге законга төзәтмәләр кертү максатлы ярашлы булыр иде, алар нигезендә авыл хуҗалыгын үстерүдә федераль хакимиятнең бурычлары һәм вәкаләтләре билгеләнә. "Гамәлдәге закон нигезендә боларның барсы да төбәк һәм җирле хакимият органнарына йөкләнелгән", - дип билгеләп узды ул. Өстәвенә, М.Шәймиев фикеренчә, минераль ашламалар җитештерүне эчке базарга юнәлдерергә кирәк. Бүгенге көндә илдә җитештерелә торган минераль ашламаларның 90 процентка кадәре экспортка китә. Ул билгеләп узганча, җирдә ашламаларсыз һәм химик матдәләрсез эшләү – "вакытны бушка уздыру".
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы производствосын инвестицияләүгә шәхси бизнесны җәлеп итү бик актуаль. Биредә Татарстан башлыгы безнең республиканы мисалга китерде. "Татарстанда эре бизнес авылларда эшкә керешкәндә һәм иң депрессив территорияләрне, нигездә, бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкларны ала башлаганда, мин әлеге эшкә шик белән карадым. Берничә ел узды һәм әлеге хуҗалыклар алдынгыга әйләнде, шул исәптән хезмәткә түләү буенча да", - диде М.Шәймиев. Бүгенге көндә Татарстанда 3,5 миллион гектар сөрү җирләренең 2 миллион гектары инвесторлар кулында. "Иң мөһиме – психологик киртә җиңелде, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре салымнар китерә башлады", - дип билгеләп узды ТР Президенты. Агымдагы елның 3 кварталы дәвамында алар еллык җитештерү күләме 66 миллиард сум булганда 1,6 миллиард сум салым һәм җыемнар түләде.
Өстәвенә, М.Шәймиев фикеренчә, "Бердәм Россия" партиясенә бүгенге этапта тиешле законнар кабул итеп, озак вакытларга кагыйдәләр билгеләргә, икътисадның таможня-тариф һәм салым җайга салу чараларын кертергә, агросәнәгать комплексының икътисадның башка тармаклары белән тигез хокуклы мөнәсәбәтләр тоту механизмнарын булдырырга кирәк. ТР Президенты билгеләп узганча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен һәркем алырлык кредит ресурслары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы лизингы системаларын үстерү аеруча мөһим. "Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бурычлары мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк инде", - дип фикерен җиткерде ул. Бүгенге көндә алар 400 миллиард сумнан артып китә.
Авыллардагы проблеманы чишү өчен муниципаль реформа аеруча әһәмияткә ия. "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы рәистәше сүзләренә караганда, җирле үзидарә органнары ролен арттыру партия сәясәте өстенлекләренең берсе булып тора.
"Безнең ният һәм эшләребездә конъюктура яки лоббизм күрүчеләрнең дөрес фикердә булмауларын ассызыклар идем. Агросәнәгать комплексын үстерү – ул иң беренче чиратта авыл территорияләрен модернизацияләгәндә сәяси партиянең механизмы, үзәге булып тора", - диде М.Шәймиев.
"Җир белән сыйфатлы эшләү өчен түземлелек һәм осталык булу зарур. Бездә алар бар. Нәкъ менә шундый катлаулы проблемаларны хәл иткәндә эшчәнлекнең төп принцибы – чын эшләр партиясе иң яхшы яктан күренергә тиеш. Күптән билгеле: авыл кешеләре – үзенчәлекле халык. Алар матур сүзләргә бик ышанмый, вәгъдәләргә сак белән карый. Моңа аларны үз тәҗрибәләре, катлаулы чынбарлык өйрәткән. Тик әгәр җир кешесе чын эшләр күрә икән, аңардан да төплерәк һәм тугрылыклы тарафдарны табып булмый", - дип ассызыклады ул.