Болгария делегациясе килде

2006 елның 9 декабре, шимбә

Кичә Болгария Премьер-министры урынбасары — тышкы эшләр министры Ивайло Калфин җитәкчелегендә әлеге ил делегациясенең Татарстанда рәсми визиты башланды.


Казанда делегация "Идея" инновацион-җитештерү технопаркында (биредә Татарстанның икътисадын һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү үткәрелде) булды, республика ведомстволары, оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашында Татарстан белән Болгария арасындагы үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстөл"дә катнашты.

 


Шуннан соң делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.
Кунаклар шулай ук Казан Кремлендә булырга, биредә Дәүләтчелек музеен, Колшәриф мәчетен һәм Бла-говещение чиркәвен карарга, Казан дәүләт университетына килеп чыгарга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International