4 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Финляндия Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.
"Сезнең илегез өлгерешлелеге белән, икътисад һәм сәясәттә тотрыклы урында исәпләнә. Дөньяда алдынгы ил буларак саналуыгызга, иң элек хакимият һәм халык уңай йогынты ясаганы шиксез", - дигән җылы сүзләре белән каршылады Минтимер Шәймиев кунакларны. "Сезнең илгә эшлекле сәфәр кылганда, узган вакыйгаларга, тарихның үткәненә сезнең ничек сакчыл каравыгыз сокландырды", - ди Президент. Сәламләү сүзендә күпмилләтлелек шартларында яшәү үзенчәлекләренә дә басым ясады ул. "Төрле милләт вәкилләренең дуслыгын тәэмин итү – минемчә, зур казаныш, уңыш нигезе, моны без үзебезнең республика үрнәгендә дә тоябыз", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Ул Финляндиянең үсеш юлына да күзәтү ясап, 1917 елдан соң аның нинди юлдан атлаганын һәм безнең илнең нинди юл сайлаганын чагыштырып үтте. Илбашы фикеренчә, узган вакыйгалар тирән эз калдырган. "Мөмкинлекләр бик аз гына тәтесә дә, Финляндия зур уңышларга иреште", - ди республика башлыгы.
Финляндия турындагы иң җылы тәэсирләре белән уртаклашкач, Минтимер Шәймиев, делегация әгъзаларына рәхмәтен дә җиткерде. "Финляндиядә булган вакытта, илдәге тормыш рәвеше һәм мөмкинлекләре белән танышу өчен уңайлы шартлар тудырылды, ил турында тулырак Президент белән очрашудан соң хәбәрдар булдым", - дип искәртте Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, кызыксыну, тәҗрибә алмашу хисе булганлыктан, икеяклы төпле хезмәттәшлеккә ныклы җирлек булдырылды, шунлыктан нәтиҗәләр дә бары тик уңай төсмердә. Минтимер Шәймиев үзен гаҗәпсендергән тагын бер күренешне ассызыклады. "Финляндия Президенты белән әңгәмә корганда, илдәге инновация үсеше, технопарклар эшчәнлеге, экспорт күләме мине таң калдырды",- ди ул. Президент Финляндия дәүләт сәясәтенең эзлекле булуын һәм мәртәбәле кунакларның, "икътисадка юл – белем аша" дигән фикере белән килешүен дә шәрехләде. Бу фикер финнарның нәтиҗәле гамәлләрендә дә ярылып ята.
Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Харри Хелениус журналистларга, Минтимер Шәймиев белән әңгәмәнең нидән гыйбарәт булуын бәян итте. Илче әйтүенчә, очрашуда ике республиканың еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе турында фикер алышынган, технологик реформалар хакында сүз кузгатылган. "Илнең социаль-икътисади үсешендә фәнни-тикшеренү эшкәртмәләре һәм инновацияләр роле турында да мәсьәлә күтәрелде, Татарстан турында хис-кичерешләремне сөйләдем, нәтиҗәдә, хезмәттәшлекне тагын да ныгыту зарурлыгын билгеләдек", - ди ул. Харри Хелениус Финляндиянең төзелеш өлкәсендә, шулай ук металл продукциясен җитештерү белән шөгыльләнүче өч компания вәкилләре килүен дә хәбәр итте. Финляндия Татарстан өчен файдалы булырлык бай тәҗрибәгә ия. Әйтик, тирә-якны саклау, энергия җитештерү, торак йортларда энергия сарыф итү, энергоресурсларны нәтиҗәле куллану өлкәсендә дә аның Татарстан белән уртаклашырлыгы бар. Илче шул фикерне дә яңгыратты.
ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов та, Финляндиядәге казанышларның Татарстан өчен сабак булуын ассызыклап үтте. "Ике ел элек ачылган "Идея" технопаркы эшчәнлегендә Финляндия тәҗрибәсе дә эшкә җигелгән", - ди ул мисал өчен. Хафиз Салихов әйтүенчә, түгәрәк өстәл утырышында сәнәгать төзелеше күләме мәсьәләсе дә кузгатылган. "Финляндия белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре мәгълүмати технологияләр булдыруга корылган", - дип ачыклык кертте министр журналистларга.
Билгеле булганча, Финляндия Татарстанның тышкы сәүдә элемтәләре буенча эре партнерларыннан санала, әлеге ил 2005 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштырган илләре арасында товар әйләнеше күләме буенча сигезенче урынга чыккан. 2007 елда Казанда "Ситра" Финляндия Милли Фонды белән берлектә венчур ярминкәсе һәм эшче төркемнең 7 нче утырышын үткәрүгә килешү төзү дә, киләчәктә хезмәттәшлекнең җитдирәк булуын исбатлый. Татарстанның "Татнефть", "Түбән Кама Нефтехим", "Түбән Кама Шина", "Татэнерго", "Казан Оргсинтез", "ЕлАЗ", "Нәфис Косметикс", "Идел буе фанер-җиһаз комбинаты" һәм башка оешмалары финлылар белән хезмәттәшлек итә икән. 2006 елның июнендә "Raisio Group" фин концерны һәм Татарстанның "Алтын башак" холдингы, бәясе 15 миллион евро булган бөртеклеләрдән ярма җитештерү турында уртак предприятиегә нигез салу хакында килешкән. Проектны якынча 2007 елның икенче яртысында республиканың Чүпрәле районының Бурундуки бистәсендә гамәлгә кую фаразлана. Предприятиедә арпа, карабодай, арыш, солы һәм башка ярмалы культуралар җитештерү ниятләнә. Фин технологияләре юл, торак төзелешендә, телекоммуникация һәм химия сәнәгате өлкәләрендә дә кулланыла.
Милләтләргә килгәндә, рус телле диспора 33 мең кешегә якын һәм халык саны буенча шведлардан соң икенче урында тора, биредә яшәүче татарлар саны якынча 950 кешене тәшкил итә.
Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршында халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының Финляндиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Әбубакер Магҗанов, Финляндия Республикасы ягыннан "Ситра" Милли фонды Президенты Эско Ахо, Финляндия дәүләт фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Эркки Леппявуори, "Коне" компаниясе президенты Матти Алахухта һәм башкалар катнашты.