Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Дмитрий Медведев һәм Владимир Путинның "Бердәм Россия" партиясенең X съездында ясаган чыгышларының бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
"X съездның датасын билгеләгәндә без ул вакытка кадәр илнең һәм бөтен дөньяның нинди хәлдә булачагын белмәгән идек, - диде республика башлыгы "Вести" телеканалына биргән интервьюсында. - Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм партиябезнең лидеры Владимир Путинның хәзерге вәзгыятьне бәяләве аеруча мөһим. Алар бөтен халык түземсезләнеп көткән көнүзәк сорауларга җавап бирде".
"Бүген илнең нинди хәлдә булуы, җитәкчеләрнең ихтимал булган, аеруча икътисадның аерым тармакларындагы, кризистан чыгу юлларын ничек күрүе хакында конкрет җаваплар бирелде. Бу хакта Россия Федерациясе халкына турыдан-туры һәм конкрет рәвештә әйтергә кирәк иде. Бу бик мөһим. Без үзебезгә сәяси һәм финанс-икътисади планда ничек эшләргә кирәклеген аңладык", - дип саный ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, Татарстан тискәре факторлар басымы астында киләсе елга бюджетын киметергә җыенмый. "Бу этапта без бюджет күрсәткечләрен һәм фаразларны үзгәртмәскә булдык, - дип хәбәр итте ул. - Әмма хәлләр үзгәргән очракта без әлеге мәсьәләгә беренче квартал яки беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча кире әйләнеп кайту мөмкинлеген истән чыгармыйк".
"Шуңа да карамастан, без икенче чираттагы төзелеш проектларының бер өлешен туктатып тору турында карар кабул иттек, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - Әмма өстенлекле проектларны, аеруча чит ил инвестицияләрен җәлеп итүне туктатмаячакбыз. Бездә кирәк булган очракта кредит тәэмин итү алымнары бар".
Республика Президенты Владимир Путинның табышка салымны киметү турындагы тәкъдимен дә уңай бәяләде. "Энергия ресурсларына тарифлар арткан вакытта бу икътисадның реаль секторына ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәлләрне җиңеләйтүче факторларның берсе, - дип саный М.Шәймиев. - Республикада һәр предприятиенең шәхси үзенчәлекләрен истә тотып селекцион сайлау юлын файдаланачакбыз".