28 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чираттагы ялыннан кайтты.
Искәртеп үтәбез, Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Төркия Республикасының курортында 7 сентябрьдән башлап ял итте.
Президент Казанга яхшы кәеф белән әйләнеп кайтты. Кичә ул башкаланың Үзәк стадионында Казанның "Рубин"ы белән "Москва" командасы арасында футбол матчын карады.