Ураза гаете белән!

2008 елның 30 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: "Һәр игелекле гамәл - сәдака ул". Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек гарантияли ала.

Татарстан милли үзенчәлекләребезне саклауга этәргеч бирүче, республиканың гомумроссия һәм бөтен дөньяга тагын да тыгыз интеграцияләнүенә китерүче уникаль дини традицияләргә ия.

Татарстан мөселманнары киләчәктә дә толерантлыкның һәм тәкъвалыкның лаеклы үрнәге булыр, этноконфессиональ аралашуны һәм туган республикабызны үстерүгә зур өлеш кертер, дип ышанам.

Хөрмәтле татарстанлылар! Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!

Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International