3 октябрь көнне Казанның Петербург урамында "Әкият" татар дәүләт курчак театрының яңа бинасына нигез ташы салынды. Бу тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Бәйрәм кунаклары арасында ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин бар иде.
Иң элек, тантанада катнашучыларны хуҗабикә хокукларында "Әкият" курчак театры директоры Роза Җаббарова сәламләде. "Безнең театр яхшыны яманнан, акны карадан аерырга өйрәтә. Киләсе елга безнең театрга 75 ел тула. Аның барлык хезмәткәрләре яңа бина турында хыяллана. Сафка басачак бина мәдәнияткә гашыйк тамашачыларны тәрбияләр, эчтәлекле спектакльләр куелыр дип уйлыйбыз", - дип белдерде Роза Җаббарова. Ул бина төзелешенә нигез салынуы өчен Президент Минтимер Шәймиевкә, Хөкүмәт җитәкчелегенә, Казан мэры Илсур Метшинга рәхмәтен җиткерде.
Тантанада катнашучыларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. Ул "Әкият" курчак театрын 15 ел җитәкләгән Роза Җаббаровага, 30 елдан артык гомерен балаларның күңелен күрүгә багышлаган баш режиссер Илдус Зиннуровка, яңа бинаның баш архитекторы Светлана Мавлеевага, театр актерларына, үз һөнәрләрен фанатларча яратулары өчен рәхмәтен ирештерде.
Олы бүләк көтүче балаларның бүген шатлыклары чиксез иде. Бина нигезенә капсулалы беренче бизәкле блок салынгач, мәктәп укучылары һавага бизәкле шарлар очырды.
Тантана Петрушка, Шомбай, Буратино кебек әкият каһарманнарының шигъри сәхнәләштерелгән чыгышлары белән үрелеп барды.
1943 елда нигез салынган "Әкият" татар дәүләт курчак театры илдә борынгы театрларның берсе булып санала. Аның 75 еллык хезмәт дәверендә сәхнәгә 300 дән артык спектакль куелган. Беренче елларда яшь труппа Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен, "Камыр-батыр", "Шүрәле", "Хуҗа Насретдин" әкиятләрен тәкъдим итә. Бүгенге көндә театрда 100 гә якын кеше эшли, аларның 23е - актерлар. Спектакльләрдә классик стильдәге курчаклардан алып, модерн стилендәге заманча курчаклар да кулланыла.
7 катлы яңа бинага килгәндә, ул 100 һәм 250 урынга исәпләнгән кече һәм зур заллардан, 150 шәр урынлык ике кинозалдан, балалар кафесыннан, әкиятләр бүлмәсеннән, кышкы бакчадан, яңа ел чаралары үткәрү залыннан гыйбарәт булачак. Аның гомуми мәйданын 17150 квадрат метр тәшкил итәчәк.