ТР Президент "Динамо-Казан" клубын РФның 6 мәртәбә чемпионы исемен яулавы белән котлады

2008 елның 4 октябре, шимбә

ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Динамо-Казан” чирәмдәге хоккей командасы коллективын, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Әсгать Сәфәровны, “Динамо-Казан” клубы президенты Рәшит Гобәйдуллинны, “Динамо-Казан” командасының баш тренеры Араик Маргарянны Россиянең алты мәртәбә чемпионы исеменә лаек булулары белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

“Бу – Татарстан Республикасының спорттагы җиңүләре копилкасына кертелгән сизелерлек өлеш, бөтен команданың көйле эше, бары иң югары нәтиҗәгә омтылышның ышындыргыч үрнәге. Без спортчылар һәм тренерларга – искиткеч һөнәри осталыклары, команданың менеджерлары һәм белгечләренә эшне уйлап, җиренә җиткереп оештырулары өчен бик рәхмәтле. Сезнең белән горурланабыз һәм Татарстанның чирәмдәге хоккей командасының җиңүләргә бай киләчәгенә ышанабыз”, - диелә республика башлыгының котлау телеграммасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International