Минтимер Шәймиев тапшыру актларын раслау турындагы Татарстан законнарына кул куйды

2008 елның 6 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев яңадан оештырылган Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Апас, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Теләче, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының һәм әлеге муниципаль районнарның территориясендә югарыда аталган муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарының милек йөкләмәләрен билгеләүче җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы органнарның милек йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турындагы ТР законын имзалады.

Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International