М.Шәймиев Халыкара китапханәләр идеяләре форумында катнашучыларга сәламләү юллады

2008 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрь көнне Казанда "Корстон" сәүдә-ял комплексында Халыкара китапханәләр идеяләре форумы башланды. "Дөньякүләм мәгълүмати җирлеккә керешү шартларында китапханәләрнең имиджы" дип аталган җыен ике көн дәвам итәчәк дип көтелә.

Бүген Халыкара китапханәләр идеяләре форумында катнашучыларга ТР Президенты Минтимер Шәймиев үз сәламләвен юллады. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - Мәдәният министры Зилә Вәлиева укыды. "Кешелекне күп гасырлар дәвамында китаптан - гыйлем чыганагыннан, ата-бабаларыбызның зирәклеген саклаучыдан, яшьләргә акыл бирүчедән башка күз алдына китереп булмый. Безне тәүге тапкыр китап белән таныштыручылар арасында әти-әниләр, укытучылар һәм, әлбәттә, китапханәчеләр дә бар. Соңгылары өчен бу эш тормыш мәгънәсенә әйләнгән", - диелә сәламләүдә.

"Татарстанда китапханә эшенең тамырлары тирәнгә, тарихка китә, Идел буе Болгарстаны һәм Казан ханлыгына барып тоташа. Казан һәм Россиянең көнчыгыш төбәге китапханә системасының яңа йөзе унтугызынчы гасырда ике зур әһәмияткә ия булган ике китапханә - Казан император университеты китапханәсе һәм Казан җәмәгатьчелек китапханәсе (хәзер ТР Милли китапханәсе) ачылу белән барлыкка килә. Алар хәзер дә илебезнең иң зур китапсаклагычларыннан исәпләнә", - дип белдерә Президент.

М.Шәймиев сүзләренчә, республика китапханәләрендә татар һәм рус телләрендә үзенчәлекле кулъязмалар, иске басма хезмәтләр бар. Бу хезмәтләр Җир шарының бөтен почмакларыннан килгән библиографларны һәм тикшеренүчеләрне җәлеп итә. "Хәзерге вакытта инновацион икътисад, фәннең, мәгариф һәм мәдәниятнең динамик рәвештә үсүе китапханәләрнең эшен оештыру, яңа имидҗын барлыкка китерү юлларын билгели. Бүген китапханә хезмәткәре үз эшенә тугрылыклы, китапларны саклаучы кеше, әдәбият белгече һәм үгет-нәсыйхәт бирүче генә түгел, үзенә күрә китап һәм мәгълүмати технологияләр дөньясында юл күрсәтеп баручы һәм шул ук вакытта китап укучыларның мәнфәгатьләрен дә исәпкә алучы да булырга тиеш", - дип, Президент форумда катнашучыларга уңышлар, яңа идеяләр уйлап табуны теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International