8 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев яңадан оештырылган Лаеш, Менделеевск һәм Нурлат муниципаль районнары муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының һәм әлеге муниципаль районнарның территориясендә югарыда аталган муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарының милек йөкләмәләрен билгеләүче җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы органнарның милек йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турындагы ТР законын имзалады.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты бүген "Физик культура һәм спорт турында"гы ТР Законына кул куйды. Әлеге законны кабул итү 2007 елның 4 декабрендә "Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында"гы 329нчы санлы Федераль законның үз көченә керүе белән бәйле. Закон Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт өлкәсендә оештыру, икътисади, социаль һәм башка төрле мөнәсәбәтләрне җайга сала.
Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Презиентының матбугат хезмәте.