ТР Президенты Әлки һәм Нурлат районнарының чикләре турындагы законны имзалады

2008 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм "Әлки муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында"гы законны имзалады.

Закон федераль канун таләпләре нигезендә Әлки муниципаль районы составына керүче һәр авылның территориясе чикләрен тасвирлый. Моннан тыш, Закон тарафыннан Әлки һәм Нурлат муниципаль районнарының ызандаш чиге үзгәртелә, шуның нәтиҗәсендә Әлки муниципаль районының Апак авыл җирлеге составына кергән Покровский бистәсе Нурлат муниципаль районының Яңа Тумба авыл җирлеге составына кертелә.

Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International