11 октябрьдә Казан Ратушасында 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиаданы әзерләү һәм үткәрүгә хокук биргән контракт имзаланды. Россия, Татарстан һәм Казан өчен мөһим булган әлеге контрактка FISU президенты Джордж Киллиан, FISU генераль секретаре Эрик Сайтронд, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары И.Шувалов, Россия студент спорты берлеге президенты Олег Матыцин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин кул куйды һәм быел шул мәсьәләгә нисбәтле 1 июньдә имзаланган килешү үзенең көчен югалтты.
И.Шувалов тантанада билгеләп үткәнчә, контракт имзаланды да, бүгеннән эш башлана дигән сүз түгел, ә эш инде әллә кайчан башланган. "Бүгенгә кадәр оештыру-әзерлек эшләре буенча күп нәрсә эшләнде. Казандагы спорт объектларын карап чыктык, тәэсирләндек. Универсиаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек булачак дип уйлыйм. Шулай ук халыкара уеннар барышында Казан үзенең иң гүзәл урыннарын, үзенчәлеген күрсәтә алырга тиеш. Ә бит Татарстан башкаласында Европа һәм Азия мәдәнияте тоташкан, төрле диннәр үзара тыныч яши. Җиребезнең тарихи яктан бай булуын, шуның белән бергә заман цивилизациясе яңалыкларын да күрсәтү мөһим. Үз ягыннан, федераль үзәк Универсиада проектында катнашырга әзер, һәм бары тик финанс яктан гына да түгел. Казанның Универсиада үткәрүгә хокук өчен беренче тапкырда җиңелүгә карап рухны төшермичә, икенче омтылышта җиңү яулавы - Россия Федерациясе субъектлары өчен яхшы үрнәк ул", - дип, Татарстан җитәкчелеген һәм Универсиадага әзерлек буенча эшләгән командага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның ышандыруынча, Россиянең әлеге проектны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре дә, ресурслары да җитәрлек һәм илнең икътисади үсеше бәрабәренә бу проект бик отышлы. Соңыннан журналистлар белән булган очрашуда Игорь Шувалов, федераль үзәк һәм Татарстанның шушы уртак проекты уртак финанслауда булачак һәм инвесторлар җәлеп итәчәк, дип белдерде. Объектларның кайсылары федераль үзәк җаваплылыгында, кайсылары Татарстан, кайберләре муниципаль округ бюджеты хисабына төзеләчәк.
FISU президенты Джордж Киллиан фикеренчә, дөньякүләм финанс кризисы булуга карамастан, Универсиаданың Казанда үздырылачагына ышаныч зур: "Әгәр шулай булмаса, без бирегә килеп тә йөрмәс идек. Кризислар була да бетә, ә кешелек тормышы дәвам итә. Шулай ук сезнең илдә дә барысы да әйбәт булачак, ә халыкара уеннар өчен төзелгән корылмалардан алга таба үзегез, балаларыгыз кулланачак", - ди ул.
"Без үзебездә Универсиада үткәрергә ниятләгән вакытта ук спорт объектлары төзи башлаган идек. Хәтта кайчак бурычка да төзергә туры килде, чөнки җиңүгә шулкадәр ышанган идек. Иң мөһиме - без дөньяның моңа мөмкинлеге булган шәһәрләре арасында Универсиада үткәрүгә хокук яуладык, бу исә бик зур уңыш һәм ышаныч, без моны яхшы аңлыйбыз, - дип искәртте ТР Президенты Минтимер Шәймиев. - Универсиаданың ачылышында чыгыш ясаячак кеше үзенең чыгышында, дөньякүләм финанс кризисы вакытында Россия дөнья күләмендәге шушындый зур проектны тормышка ашырырга алынды, дип, һичшиксез, билгеләп үтәчәк. Бары тик көчле илләр генә авырлыкларны үтеп, уңышка ирешә ала. Уңышка минем шигем юк. Ә Россия Европа белән Азия очрашкан урында - Татарстан башкаласы Казан үрнәгендә бөтен дөньяга илебезнең шундый кыска вакыт эчендә нинди зур юл үткәнен күрсәтәчәк", - диде Президент.