Минтимер Шәймиев: "Россия спортындагы хәлләрнең торышын җитди анализларга кирәк"

2008 елның 14 октябре, сишәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген физик культура һәм спорт, спортта югары казанышларны үстерү, 2014 елда Сочида булачак XXII Кышкы Олимпия һәм XI Кышкы Паралимпия уеннарын үткәрүгә әзерлек буенча президент Советының РФ Дәүләт Советы президиумы белән бергә уртак утырышында катнашты.

"РФдә физкультура һәм спортны алга таба үстерү чаралары турындагы" мәсьәләсе буенча күчмә утырышны Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә Президент Дмитрий Медведев үткәрә.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында, бүгенге мәсьәлә буенча 2002 елда Дәүләт Советы утырышында фикер алышынуын билгеләп үтте. "Бу спортны үстерүдә яңа алымнар формалашуга яхшы сәбәп булды, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. - Безгә хәзерге хәлләрнең торышын җитди анализлап, эшли башларга кирәк. Пекиндагы Олимпиада җитди төгәлсезлекләрне ачыклады, бигрәк тә спорттагы югары казанышларда.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген үк перспективалы яшьләр арасында селекция эшләре үткәрергә кирәк.
"Спорт кадрлары һәм һөнәри менеджерларга зур кытлык, бүгенге көндә профиль югары уку йортларының спорт-матди базасы еш кына профиль булмаган вузлардан калыша. Өстәвенә, Пекинның спорт университеты 600 гектар мәйданны били", - диде Татарстан Илбашы утырышта.

Минтимер Шәймиев илдә кайбер спорт төрләренең җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаганлыгын билгеләп үтте. "Спортның кышкы төрләре - чаңгы һәм тауда чаңгы шуу үсешенә дә игътибар итәргә кирәк. Шахмат җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмый", - дип ассызыклады ТР Президенты.

М.Шәймиев фикеренчә, төбәкләргә җыелма командаларга сайлауның төп критерийларын аңлатырга, милли җыелма команда җыеннарының вакытын арттырырга, федераль дәрәҗәдә медицина профилактикасы оештырырга, эре төбәкләрдә аның филиалларын ачарга кирәк. "Гаммәви мәгълүмат чараларында спортны популярлаштыру белән шөгыльләнү зарур. Кызганычка күрә, спортның бөтен төрләре дә тиешле дәрәҗәдәдә яктыртылмый. Футболны трансляцияләү яхшы оештырылган, әмма, мисал өчен, хоккейны күбрәк күрсәтергә кирәк", - дип саный Татарстан Илбашы.

Татарстан Президенты Дәүләт Советы президиумы эшче төркеменең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә гомуми белем бирү учреждениесе статусын бирү тәкъдимен хуплады. Минтимер Шәймиев 2013 елда булачак Универсиада турында сөйләгәндә, Дмитрий Медведевка физик культура һәм спорт, спортта югары казанышларны үстерү, 2014 елда Сочида узачак XXII Кышкы Олимпия һәм XI Кышкы Паралимпия уеннарын үткәрүгә әзерлек буенча президент Советы составына Универсиада хуҗасы булган шәһәрнең башлыгы буларак Казан мэры Илсур Метшинны кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

"Без Универсиадага әзерлек эшләрен башладык инде. Җир бүлеп бирелде, төзелеш һәм проектлау эшләре башланды. Сочидагы Олимпиада алдыннан без Универсиаданы тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәгебезгә бернинди шик юк", - дип ышандырды М.Шәймиев.

Дмитрий Медведев Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән килеште. Дәүләт башлыгы утырыш вакытында билгеләп үткәнчә, студентлар спорты - бөтен дөньяда спортта югары казанышлар өчен база. Үз чиратында, спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Казанда 2013 елда булачак Универсиада белән бәйле рәвештә вузларның матди-техник базасына игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International