13 октябрьдә Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Федераль космос агентлыгы җитәкчесе Анатолий Перминов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федераль геодезия һәм картография агентлыгы җитәкчесе урынбасары Виктор Александров, "Рекод" Фәнни-җитештерү корпорациясе" ААҖнең генераль директоры Вячеслав Безбородов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин катнашты.
Очрашуда "Татарстан Республикасының 2008-2010 елларга исәпләнгән социаль-икътисади үсеше максатларында галәм эшчәнлеге нәтиҗәләрен файдалану" программа проектының гамәлгә кую нечкәлекләре вакыты буенча фикер алышынды.
"Программа төбәкләр үсеше, аерым алганда Татарстан өчен галәм эшчәнлеге нәтиҗәләрен гамәлдә файдаланырга мөмкинлек бирә", - дип белдерде журналистларга очрашу тәмамлангач, Анатолий Перминов. Аның сүзләренчә, ТР Хөкүмәтенең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Татарстан программаны гамәлгә ашыру өчен пилот төбәге сыйфатында сайланган. Соңыннан бу тәҗрибә РФнең башка төбәкләрендә дә үткәреләчәк.
Министрлыклар, ведомстволар, муниципаль район хакимиятләре, шәһәр һәм шәһәрара пассажирлар транспорты, махсус хезмәтләр (ашыгыч ярдәм, милиция, янгын сагы, коткаручылар һ.б.) автомобильләрендәге GPS белән ГЛОНАСС иярчен системалары ярдәмендә транспортларның мониторинг системасы үсеше программа пунктларының берсе булып тора. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында даими спутник мониторингында 400 шәһәрара һәм 250 мәктәп автобусы торуын билгеләп үтәргә кирәк.
Тагын бер мөһим пунктларның берсе - Республиканың космос мониторингы үзәген булдыру, ул бөтен дәүләт һәм муниципаль структураларның көндәлек эшендә файдалану өчен галәмнән ясалган сурәтләрне зур күләмдә кабул итәчәк һәм эшкәртәчәк. Нәтиҗәдә, территориаль планлаштыруда, авыл хуҗалыгы, экология мониторингында, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү вакытында кабул ителүче карарларның оперативлыгы һәм сыйфаты югары дәрәҗәдә булачак.
Анатолий Перминов сүзләренчә, галәм технологияләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә мониторинг ясарга, мисал өчен, орлыкларның шыту сәләтен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Шулай ук, көч структуралары линиясе буенча, наркотик культураларын законсыз үстерү очракларын оператив рәвештә ачыкларга була.
Федераль космос агентлыгы җитәкчесе Татарстанның социаль-икътисади үсеше максатларында галәм эшчәнлеге нәтиҗәләрен файдалану буенча иң алга киткән төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Икенче урында - Калуга, өченчедә - Красноярск, дүртенчедә - Ростов.
"Инновацияләр хәзерге дөньяның двигателе булып тора. Ә идарә итүдә дөрес карарларны төгәл мәгълүмат булганда гына кабул итәргә мөмкин. Галәмнең көчле мәгълүмати ресурсын тормышның күп кенә өлкәләрендә файдаланырга мөмкин", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, транспортта иярчен навигациясе кулланыла инде, ә космостан алынган картографик материал җир участокларын, төзелеш һәм проект эшләрендә ызанлауны арзанайтырга һәм тизләтергә мөмкинлек бирә.
Бүген галәм технологияләрен файдалану түбәндәге төп өстенлекләрне бирә: космик аппаратлар мәгълүматлары буенча, Җир өстендәге теләсә кайсы объектның төгәл позициясен билгеләргә; космостан Җир өслеген 50 см гача рәсем төшерергә; җирдә үткәргеч каналлар булмаганда, иярчен элемтә урнаштыру мөмкинлекләрен.