ТР Президенты ике законга кул куйды

2008 елның 13 октябре, дүшәмбе

13 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү турында" һәм Әлмәт муниципаль районының Яңа Никольский һәм Урсала авыл җирлекләрен үзгәртеп кору һәм "Әлмәт муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында"гы ТР законнарын имзалады.

Беренче закон 2007 елның 12 гыйнварында чыгарылган 6нчы санлы ТР Законы тарафыннан расланган, Татарстан Республикасында 2007-2010 елларга исәпләнгән хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа нигезендә кабул ителгән, һәм дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм гражданнарның хокук бозуларны кисәтү өлкәсендә килеп чыккан мөнәсәбәтләрне җайга сала.

Икенче закон федераль канун таләпләре нигезендә Әлмәт муниципаль районы составына керүче һәр авылның территориясе чикләрен тасвирлый. Моннан тыш, закон тарафыннан Әлмәт муниципаль районының Яңа Никольский һәм Урсала авыл җирлекләрен берләштерү юлы белән үзгәртеп кору каралган. Закон тарафыннан мондый үзгәртеп коруны (шул исәптән, яңадан оешкан җирлекнең башлыгын сайлау, саны һәм вәкиллекле органның вәкаләтләре вакытының тәртибе) башкару өчен процедура (күчеш) нигезләмәләре беркетелә.

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International