Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Менделеевскидагы яңа химия комплексы уңыш казаначак"
2008 елның 17 октябре, җомга
17 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Менделеевскида аммиак, метанол, грануллы карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерү заводы төзелешен ачу һәм нигезенә капсула салуга багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, "Внешэкономбанк" дәүләт корпорациясе рәисе Владимир Дмитриев һәм "Mitsubishi Heavy Industries" корпорациясенең (Япония) Мәскәү вәкиллеге башлыгы Ито Дзюн катнашты.
"Миңа бүген монда булуы зур канәгатьлек хисләре бирә. 2012 елга бу зур проект гамәлгә ашырылыр дип ышанам". - дип билгеләп үтте Владимир Дмитриев. Аның сүзләренә караганда, мондый уникаль проектлар Россиядә соңгы 30 елда гамәлгә ашырылмаган.
Внешэкономбанкның өстенлекле юнәлеше - яңа эш урыннары, өстәмә кыйммәт бирүче һәм территорияләргә үсәргә ярдәм итүче яңа производстволарга ярдәм күрсәтү. Ито Дзюн сүзләренчә, "Mitsubishi Heavy Industries" корпорациясе, дөнья финанс кризисына карамастан, Менделеевскидагы проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен бөтен көчен куячак.
"Хөрмәтле Менделеевски халкы, бүген биредә сезнең шәһәр һәм Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен истәлекле вакыйга", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. ТР Илбашы сүзләренчә, төзелеш башлану бөтен дөньяга Россиянең хәтта кризис шартларында да яңа производстволар төзүне дәвам итүен күрсәтә. "Бу безнең дәүләтнең көче хакында сөйли", - дип ассызыклады М.Шәймиев.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа химия комплексы продукция җитештерүгә сарыф ителгән энергия чыгымнары буенча 1,7 тапкыр экономиялерәк булачак, бу завод газны дөнья бәяләре буенча кулланганда да көндәшлеккә сәләтен югалтмаячак.
Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Внешэкономбанкка һәм Япония компаниясенә шушы проектка ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Яңа производствоның экологик яктан чиста булуы бик мөһим. Менделеевски өстендә чиста күк йөзе булырга тиеш", - дип ассызыклады республика лидеры.
ТР Президенты тагын ике мөһим моменты билгеләп үтте. Беренчесе - яңа комплекс Татарстанның агросәнәгатен кирәкле ашламалар белән тәэмин итәчәк: республика 300 мең тоннага якын минераль ашламадан файдалана. 2008 елда республика басуларында рекордлы уңыш җыеп алында. "Мондый уңыш басуларга ашламалар кертмичә генә мөмкин түгел, - диде ТР Президенты. - Икенчесе - заводта чыгарыла торган метанол нефть химиясе ихтыяҗларына тотылачак.
Болар барысы да яңа проектны уңышка дучар итә. Сезгә уңышлар телим. Без булдырабыз!"
Рәсми тантанадан соң комплексның нигезендә киләчәк буыннарга юлламалы капсула салынды.
Проектның төп инвесторлары - ТР Инвестиция-венчур фонды йөзендә ТР Хөкүмәте һәм Внешэкономбанк. Проектның гомуми бәясе - 1,5 млрд. АКШ доллары. Гамәлгә ашыру вакыты - 2012 елның I кварталында сафка бастыруны күздә тотып, 36 ай.
2008 елның 17 октябре
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз