Минтимер Шәймиев: "Татарстанда җинаятьчел оешмаларны фаш итү милициягә ышанычны арттырды"

2008 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

16 октябрьдә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында, РФ субъектлары эчке эшләр министрлыклары, идарәләренең штаб бүлекчәләре башлыкларының, идарә эшчәнлеген камилләштерү проблемалары буенча бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев, ТР Эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров, РФ ЭЭМ оештыру-инспекторлык департаменты башлыгы, милиция генерал-майоры Владислав Волынский, РФ субъектларының 115 эчке эшләр органнары бүлекчәләре вәкилләре катнашты.

Эчке эшләр министрлыгы штаб бүлекчәләре җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсенең төп максаты - идарә итү эшчәнлегендә камилләшү юлларын эзләү. Семинарда шулай ук илдәге криминаль вәзгыять, идарә итүнең төбәк системалары үсеше һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

Минтимер Шәймиев чыгышында киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан башкаласы - 1000 еллык Казанда сәламләде. "Хокук саклау эшчәнлеге проблемаларына багышланган берничә федераль киңәшмә уздырдык. Күрәсең, тәҗрибә дә тупланадыр, илдә күп кенә юнәлешләр буенча эшчәнлекнең камилләшүен күзәтәбез", - дип Президент, дәүләттә көч структураларының әһәмиятенә басым ясады. Аның фикеренчә, җәмгыятьтә тотрыксызлыклар, болганышлар, четерекле вәзгыятьләр килеп туганда гына, хокук саклау органнарының бәхәссез роленә инанасың.

Республика башлыгы үзгәртеп коруның беренче елларында җинаятьчене өч көнгә генә тоткарларга рөхсәт бирелгән көннәрне искәртеп узды. Аның сүзләреннән аңлашылганча, мондый шартларда шәхси составның куркуы, каушавы шактый сизелә иде. Аннан соң Татарстан Республикасы һәм Россия Президентлары бу вәзгыятькә киртә куеп, кулга алынган җинаятьчене тикшерү процессында бер айга кадәр тоткарлау турында фәрман чыгара. "Шул рәвешле, без Эчке эшләр министрлыгы һәм аның шәхси составына җитди ярдәм күрсәтү зарурлыгын аңладык", - ди Президент.

Минтимер Шәймиев ил һәм республика бюджеты хисабына матди-техник базаның камилләшүен, милиция участок уполномоченныйлары институтының да шактый ныгуын билгеләп узды. Илбашы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республиканың барлык 999 муниципаль берәмлегендә дә җәмәгатьчелек иминлеге сагында участок милиционерлары тора. "Хакимият һәм участок милиционерлары бергәләп җирле үзидарә органнарында хокукый тәртипне тәэмин итә", - дип ассызыклый Президент.

"Рәшит Нургалиевның ярдәме, Әсгать Сәфәровның ихтыяр көче нәтиҗәсендә без соңгы елларда дистәләгән эре җинаятьчел берләшмәләрне тар-мар итүгә һәм бу эшләрне судка кадәр илтүгә ирештек. Тагын берничә эш тикшерү стадиясендә. Нәтиҗәдә, милициягә мөнәсәбәт кискен үзгәрде, халыкның ышанычы артты", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә эчке эшләр органнары илдәге вәзгыятьне үз кулында тота. Эчке эшләр органнарының барлык бүлекчәләрендә акыл, намус һәм хөрмәт кебек сыйфатлар хакимлек итәргә тиеш, дип саный Илбашы.

"Дөрес, җинаятьчелек кимеми, икътисади өлкәдәге җинаятьчелек, криминал закон сакчыларына олы җаваплылык йөкли. Моның белән бәйле рәвештә эшнең авырлыгын инкарь итеп булмый", - дип, Минтимер Шәймиев хокук саклау органнары хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар һәм сабырлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International