Минтимер Шәймиев Эльдар Рязанов белән очрашты

2008 елның 18 октябре, шимбә

17 октябрьдә Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев кинорежиссер Эльдар Рязанов белән очрашты.

“Миндә Президент бик җылы тәэсир калдырды, ул бик тере, ихлас, сөйкемле кеше. Аның яныннан китәсе дә килми”. “Алтын мөнбәр” IV Халыкара мөселман киносы фестиваленең мактаулы кунагы, танылган кинорежиссер-комедиограф, драматург Эльдар Рязанов кичә Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән булган очрашудан соң журналистлар белән әңгәмәсен әнә шундый сүзләрдән башлады.

“Без бик озак һәм күп сөйләштек. Әңгәмә формаль булмаган шартларда, чәй табыны артында узды. Тормыш, фильмнар, Ельцин, Сахаров, Татарстанга үзенең киностудиясе, фильмнары кирәклеге турында сүз алып бардык. Президент моңа бик уңай карый, минемчә, мин бу юнәлештә берәр мөһим чара күрелер дип өметләнәм, - диде Э.Рязанов. – Мин беркайчан да ялганламыйм. Башка сүзләр дә әйткән булыр идем, әмма мин дөресен сөйлим”.

Журналистларның киләчәктә ачылуы мөмкин булган киностудиядә эшләячәк кешеләрне укытырга риза булыр идегезме дигән соравына Рязанов болай дип җавап бирде: “Әгәр яшьрәк булсам, риза булыр идем. Аннары шунысы бар: кайда Татарстан да, кайда мин? Студентларга белем бирү өчен алар белән кимендә атнасына бер-ике тапкыр очрашырга кирәк. Безнең вәзгыятьтә мин моны бик начар аңлыйм. Мин Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында да өемнән анда барып җитү өчен юлда ике сәгать “бөкедә” утырганга күрә укытмыйм. Теоретик яктан мин каршы түгел, ә гамәли яктан караганда – бер 20 яшькә яшьрәк булсам килешеп тә булыр иде. Өстәвенә, мин хәзер яңа фильм төшерә башларга әзерләнәм, ә бу минем ел ярым буе башка нәрсә белән шөгыльләнергә вакытым булмаячак дигән сүз”.

Әлбәттә инде, журналистлар танылган шәхескә Казан турындагы традицион сорауны да бирми кала алмады. “Миңа Казан ошый – үзенчәлекле архитектурасы булган бик матур шәһәр, ул миңа күпмедер дәрәҗәдә Италияне хәтерләтә”, - диде кинорежиссер.

Фестивальгә килгәндә исә, Э.Рязановта аның белән очрашкан, урамнарда аралашкан кешеләр зур тәэсир калдырган. “Тулаем алганда, тәэсирләр бик якты, шатлыклы. Ә фестиваль хакында әлегә берни дә әйтә алмыйм, чөнки бер фильм да карамадым әле. Әмма моны салкын йөрәкле кешеләр эшләми дип уйлыйм. Картиналар яхшы булыр дип өметләнәм, әгәр инде фильмнарның икесе яки өчесе бик әйбәт булса – бу инде җиңү, бу искиткеч”.

Казанда Эльдар Рязанов үзенең хатыны Эмма Абайдуллина белән (ТР Президенты белән очрашуда ул да бар иде) калган вакытында “Идел буена барырга, театрга керергә, Кремль буйлап йөрергә, Казан Изге Ана иконасын күрергә” ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International