22 октябрьдә өченче чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы уза

2008 елның 22 октябре, чәршәмбе

22 октябрьдә өченче чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы уза. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР законы проекты белән бәйле.

Шулай ук "Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фондының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР законы проекты беренче укылышка чыгарыла. Депутатларга сессия барышында ТРның дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау өчен бермандатлы округлар оештыру схемасы өчен тавыш бирергә туры киләчәк.

Көн тәртибенә чыгарылган 77 мәсьәләнең берничә дистәсе муниципаль районнар чикләрен һәм статусын билгеләүгә кагылышлы, муниципаль һәм дәүләт хезмәте белән бәйле башка закон проектлары да бар.

Депутатлар шулай ук республиканың "Гаилә кодексы"н, "Мәгариф турындагы" закон проектын, "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР закон проектын караячак дип көтелә.

Өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык беренче утырышы "Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакын яңа система буенча түләүгә күчүгә һәм хезмәт хакын күтәрүгә әзерлек турында" дигән темага Хөкүмәт сәгате белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International