27 октябрьдә кич "Джидда Конференс Палас" кунакханәсендә "Россия - Ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеменең 4нче утырышы тантаналы төстә ачылды.
Дөньяның егермегә якын иленнән йөзләрчә вәкилләрне берләштергән дәрәҗәле форумга рәсми стартны төркемнең рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең дәүләт тышкы эшләр министры доктор Низар Обеид Мадани бирде.
Корольлекнең дипломатик ведомствосы җитәкчесе үз сәламләү сүзендә, аерым алганда: "Без Россиянең Ислам дөньясы белән озак вакытлы һәм күп яклы хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын югары бәялибез", - дип билгеләп үтте.
Россия делегациясе башлыгы сыйфатында Минтимер Шәймиев утырышта катнашучыларга РФ Президенты Дмитрий Медведевның сәламләвен укыды. Дәүләт җитәкчесе Россиянең мөселман Көнчыгышы илләре белән хезмәттәшлегенең даими үсешен билгеләп үткән, өстәвенә, әлеге мөнәсәбәтләр "югары динамиканы саклап кала".
ТР Президенты шәхсән үзеннән Король Абдалла бин Абдель-Азизга форумны бик яхшы оештыру өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Татарстанда яшәүчеләрнең бөтенесе исеменнән "Согуд Гарәбстанының тугандаш халкына" җылы сәламләү сүзләрен тапшырды.
Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, хәзерге Россия Ислам дөньясының фаразланган партнеры булды, моңа РФнең 2005 елда Ислам конференциясе оешмасында күзәтүче статусын алуы да шактый этәргеч ясады. "Бу казанышка үз өлешен кертүе белән горурланган Татарстан Республикасы турында да әйтми кала алмыйм", - дип ассызыклады РФ делегациясе җитәкчесе.
Татарстан лидеры Казанда узган һәм Россия белән мөселман дәүләтләре арасында багланышларның ныгуына йогынты ясаган халыкара әһәмияттәге берничә төп вакыйганы санап узды. Әйтик, бу җәйдә ТР башкаласында Ислам фәннәре академиясенең чираттагы утырышы, Ислам үсеш банкы химаясында Халыкара инвестиция конференциясе узды. Моннан тыш, "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына" шигаре астында үткәрелүче "Алтын мөнбәр" мөселман киносы фестивале елдан-ел үсеш ала. "Толерантлык һәм динара татулык хөкем сөргән Татарстанда бөтен дөнья үзләштерә алырлык нәрсәләр бар", - дип белдерде ТР Президенты.
"Россия - Ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеменең быелгы утырышы тематикасына күчеп, Минтимер Шәймиев цивилизацияне экстремистларның тату яшәгән халыкларны бер-берсенә каршы кую омтылышларыннан яклауны өстенлек буларак аерып чыгарды. "Еш кына конфликтларның социаль, сәяси һәм икътисади алшартларын аңлы рәвештә дини сәбәпләр белән алыштыру күзәтелә, - диде РФ делегациясе башлыгы. - Аллаһыга шөкер, көчәеп барган дөнья финанс кризисында, гадәттәгечә, исламны гаепләмиләр".
Тантана тәмамланганнан соң, Татарстан Президенты гарәп телеканаллары журналистларының сорауларына җавап бирде.
"Россия - Ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеменең 4нче утырышының төп чаралары 28-29 октябрь көннәрендә узачак.