М.Шәймиев:"Татарстанда балалар өчен махсус программалар, фильмнар иҗат ителәчәк"

2008 елның 1 ноябре, шимбә

1 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Кушыл!"/"Включайся!" III Бөтенроссия балалар телевизион иҗат фестиваленда катнашучыларны кабул итте. Президент резиденциясендә барган очрашуга Милли радиотапшыручылар ассоциациясе президенты Эдуард Сагалаев, әлеге ассоциациянең генераль директоры Светлана Устинова, фестивальның жюри рәисе һәм "TV образы" Юрий Вяземский студиясе" ҖЧҖ генераль директоры Юрий Вяземский, "ЭСМИ" баш редакциясенең баш продюсеры Александр Гуревич, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры Петр Земцов чакырылган иде. Татарстан Республикасы ягыннан исә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең "Татарстан" дәүләт телетапшырулар компаниясе филиалы рәисе Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.

"Кушыл!" - ул балалар һәм олылар өчен үткәрелә торган үзенчәлекле фестиваль. Балалар телевидениесен яратучылар, шул иҗат утында янучылар өчен мөһим проект. Оештыручылар белдереүенчә, ул бүген балалар телевидениесе нинди булырга тиешлеген, аның үсеше өчен нәрсә эшләргә кирәклеген һәм мөмкинлеген аңлау омтылышы.

Кунакларны сәламләп, Президент М.Шәймиев, балаларны олылар фильмнары үрнәгендә тәрбияләп булмый: һәр буынның үз карашы, үз теле, гадәтләре, ә бала тирә-яктагыны сеңдереп, "коралланып", алга таба үзенчә эш итә башлый, дип искәртте һәм фестиваль темасына күчеп: "Бик мөһим процесслар бездән читтә үтеп китә, әйтергә теләгәнне хакимияттәгеләргә шулкадәр үтемле, кискен формада җиткерүләрен хәтерләмим әле мин, - дип белдерде. - Эфир өчен, аудитория өчен көрәш баруы мәгълүм. Ләкин салым түләүчеләр үз ихтыяҗларына туры килгәнне теләргә хокуклы, ә матди байлыклар кеше тарафыннан барлыкка китерелә. Мәгълүмати киңлектә без дучар ителгәннәр, ләкин шул киңлектә балалар өчен уңай мәгълүматлар булдырырга кирәк. Очрашудан файдаланып, фестиваль идеясен үстерергә әзер булуымны, теләктәшлектә торуымны белдерәм, ләкин конкурс жюриена әгъзалыкка өметләнүдән түгел бу. 2009 елдан Татарстанда балалар өчен махсус программалар, фильмнар иҗат ителәчәк һәм дөньякүләм финанс кризисына карамастан, алган йөкләмәләр үтәләчәк", - дип ышандырды.

Фестиваль Милли радиотапшыручылар ассоциациясе тарафыннан "Беренче канал" һәм "ТелеНяня" гомумроссия балалар каналы, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе һәм массакүләм электрон мәгълүмат чаралары, балалар һәм яшүсмерләр өчен ачылган "Бибигон" Россия телевизион каналы белән берлектә оештырылган. ТР Хөкүмәте, матбугат һәм массакүләм коммуникация буенча федераль агентлык ярдәмендә Татарстан башкаласы Казанда 29 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр үткәрелә торган әлеге фестивальның алдагылары 2006 елда Ханты-Мансийск, 2007 елда Калуга шәһәрләрендә уздырылган. Быелгы фестивальда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Кама, Түбән Новгород, Ангарск, Ярославль, Югорск, Ставрополь, Ковров, Ханты-Мансийск, Сочи, Томск, Салехард һ.б. шәһәрләре, шулай ук Украина шәһәрләре катнаша. Оештыручылар әйтүенчә, катнашучылар саны 130га җыела.

Казан фестивале "Иҗат итү - шәп нәрсә. Кушыл!" шигаре астында үтә. Аның кысаларында балалар студияләре телевизион, анимацион программаларына, балаларга адресланган телевизион программаларга, балалар үзләре әзерләгән балалар телепрограммалары идеяләренә һәм күңел ачу программаларына, нәфис фильмнарга, балалар өчен иҗат ителгән публицистик-агарту программаларына конкурслар үткәрелгән. Аларны Юрий Вяземский рәислегендәге профессиональ жюри бәяли. Махсус призга исә фестивальда катнашучылар Казанда булган вакытта төшергән 3 сюжет дәгъва итә ала. Аерым алганда, сюжетлар Казан Кремле, Бауман урамы һәм Казан метрополитены, Казан дәүләт университеты турында булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International