Хөрмәтле ватандашлар!
Республиканың Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстанның дәүләт бәйрәме - Конституция көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Республикабыз Конституциясе тарихи борылыш чорында кабул ителде. Ул күпмилләтле Татарстан халкының тынычлыкка һәм тигезлеккә, социаль гаделлеккә һәм рухи-әхлакый яңарышка, нәтиҗәле үсешкә һәм иминлеккә омтылышын чагылдырды. Узган уналты ел эчендә республикабыз Конституция кануннары нигезендә зур уңышларга иреште, икътисадый иминлекне, тормыш дәрәҗәсе үсешен, социаль тотрыклылыкны, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итте.
Республиканың конституциячел хокукында Татарстанның статусы һәрвакыт принципиаль мәгънәгә ия. Бүген республика Россия Федерациясе белән шартнамә нигезендә корылган, федераль закон тарафыннан беркетелгән мөнәсәбәтләргә таянып, илнең дәүләтчелеген үстерүгә мөһим өлеш кертә, илнең бердәмлеген һәм куәтен ныгыта.
Конституциячел законнар - гражданнарның, дәүләт органнарының, җәмәгатьчелекнең хокуклары һәм бурычлары берлеге ул. Иҗтимагый үсешебезнең хәзерге чорында аларны нәкъ менә шушы мәгънәдә аңлау мәгъкуль. Татарстан Конституциясе шәхес хокукларын гарантияләүгә, иҗтимагый башлангычларны һәм гражданнарның үзлегеннән оешуын үстерүгә зур әһәмият бирә. Муниципаль берәмлекләр советы, Иҗтимагый палата, Татарстан халыклары ассамблеясы, дини һәм башка иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге моны ачык дәлилли. Нәтиҗәле җирле үзидарә, абруйлы иҗтимагый берләшмәләр - дәүләт көченең чыганагы. Без шушы идеядән чыгып эш итәбез.
Хәзерге вакытта Татарстан иҗади үсеш юлыннан ышанычлы атлый. Күз алдыбызда заманча җитештерү корылмалары сафка баса, уңайлы йортлар һәм сыйфатлы юллар төзелә, яңа медицина, спорт һәм мәдәният үзәкләре ачыла, фән һәм мәгариф камилләшә. Болар барысы да газиз республикабыз белән горурлану хисен арттыра. Мәгълүм ки, казанышларыбызның нигезе булып Татарстан Республикасы Конституциясенә таянучы дәүләтчелегебез тора.
Кадерле дуслар!
Төп кануныбыз көченә һәм үз мөмкинлекләрегезгә ныклы ышаныч белән, сәламәт, бәхетле һәм имин яшәвегезне телим.
М.Ш.Шәймиев