Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – Россия дәүләтчелеге тарихына, аның героик сәхифәләренә тирән хөрмәт билгесе. Без һәрчак Россиянең иң яхшы уллары, Ватан хакына халык бердәмлегенең күп гасырлык традицияләре белән горурланачакбыз.
Сезгә чын күңелдән һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, иминлек һәм иң изге теләкләремне җиткерәм", - диелә котлауда.