2 ноябрь кич Татарстан башкаласына 2008 ел сезонында футбол буенча Россия чемпионнары – “Рубин” уенчылары кайтты. “Казан” Халыкара аэропортында көн каһарманнарын республика Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.
Татарстан тарихында футбол буенча беренче ил чемпионнарын тантаналы төстә каршы алырга алдагы көнне үк, Мәскәүнең ЦСКА командасы “Спартак”ка оттыргач, әзерләнә башладылар. “Рубин” белән “Сатурн” матчы теләсә ничек тәмамлана алса да, 2 ноябрьнең Татарстан футболы тарихына кереп калачагына берәү дә шикләнмәгәндер. Шуңа күрә аэропортта чемпионнарны карыш алырга зур сәхнә төзеделәр, музыкантларны чакырдылар, шәһәрдән җанатарларны алып килделәр. Раменскоеда финал сыбызгысы яңгырауга Казан аэропортына канатланган фанатлар агылды.
Чемпионнар кайтуга аэропортка 2 меңгә якын җанатар җыелган иде. Яңа каһарманнар белән очрашуны гади фанатлар гына түгел, Казан һәм республика җитәкчеләре дә көтте, өстәвенә барысы да диярлек – клуб атрибутикасында. Терминал залында җанатарлар “Рубин”ны көткән арада “Ак Барс” – “Нефтехимик” матчын карады. Күршеләрен 6:2 исәбенә отып, “барслар” да Казан спорт сөючеләренең кәефен төшермәде.
Чемпионнарны утырткан Як-42 самолеты “Казан” Халыкара аэропортына кичке 19 сәгатьләрдә төшеп утырды. Трапка таба футболчылар өчен кызыл келәм җәйделәр һәм Татарстан, Россия, “Рубин” флагларын тоткан яшьләрне тезеп, коридор ясадылар. Раменскоеда уен тәмамлануга ук алтын түбәтәйләр киеп алган спорт каһарманнарын “Рубин” кепкасын кигән республика Илбашы каршы алды.
Самолет ишегеннән беренче булып “Рубин” президенты Александр Гусев һәм баш тренер Корбан Бердыев күренде. Алар артыннан трап буйлап капитан Сергей Семак һәм “Сатурн” капкасына “алтын” туп авторы Саво Милошевич төште. Минтимер Шәймиев шәхсән үзе һәр футболчыны котлап чыкты, шуннан соң спортчылар белән Президент үзләрен көткән җанатарлар янына сәхнәгә юнәлде.
“Данлыклы “Рубин”ыбызның уены ярдәмендә республикабыз тарихында тәүге мәртәбә бездә футбол буенча Россия чемпионнары барлыкка килде! – дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Мин баш тренер Корбан Бердыевка, аның барлык аркадашларына, бу җиңүгә китергән һәммә кешегә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Корбан Бекиевич тырышлыгы белән, аның 8 ел Казанда эшләү дәверендә, “Рубин” беренче дивизион беренчелеген отты, бронза медальләр яулады һәм менә хәзер Россия чемпионы булды. Барлык татарстанлылар, барлык тугры җанатарлар исеменнән зур рәхмәт хисләрен белдерәм һәм чын күңелдән безнең күп милләтле команданы котлыйм”.
“Татарстан командалары төрле спортта Россия чемпионатларын отып кына калмый, Ауропа аренасына да чыга, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. – “Рубин” да Ауропаның иң яхшы командалары белән көч сынашачак. Без булдырабыз!”
“Сезгә командага ышанычыгыз, безнең барыбер чемпион булачагыбызга ышанып түземле булуыгыз өчен зур рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте Корбан Бердыев җанатарларга. – Уңышсызлыклар вакытында да сез безнең белән булдыгыз, һәм хәзер мин сезне җиңү белән котлыйм”.
Чемпионнарның капитаны Сергей Семакны фанатлар “Семак! Семак!” – дип кычкырып каршы алды. “Рубин!” “Рубин!” дөресрәк булыр, – дип төзәтте аларны футболчы. – Сездән башка боларның берсе дә булмас иде. Алга таба да яхшы уйнарга тырышачакбыз. Трибуналарга килегез, безгә көч биреп торыгыз, ә без сезгә кырда футбол теле белән җавап бирәчәкбез”.
Капитанның соңгы сүзләре белән аэропорт өстендә күпләгән фейерверклар атылды һәм “Queen” төркеменең мәңгелек “We are the champions” дигән хиты яңгырады.