21 ноябрь көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераннарына автомобиль ачкычлары тапшырды.
“ВАЗ” автомобиле ачкычларын Бөек Ватан сугышының 73 инвалиды алды. Алар арасында казанлылардан тыш, Балык Бистәсе, Буа, Спас, Саба районнарыннан килүчеләр дә бар. Бүген Түбән Камада да автомобильләр ачкычларын тапшыру тантанасы булды.
“Бу - дәүләтнең сугыш ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтүе, алар алдындагы бурычларны үтәве. Бүген татарстанлылар да ветераннарыбыз өчен шатлану хисләре кичерә”, - дип сөйләде журналистларга тантана башланганчы ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова.
Аның сүзләренчә, мондый тантана республика башкаласында 2008 елның 5 маенда, Җиңүнең 63 еллыгы алдыннан үткәрелгән иде инде. Автомобильләр тапшыру исемлегендә 332 инвалид калган иде һәм бүгенге көндә аларның барысы да автотранспорт белән тәэмин ителде. РФ Президенты Указы нигезендә, автомобиль урынына 100 мең күләмендә акчалата компенсация алу турында төзәтмә кабул ителгән иде. Татарстанда акчалата компенсацияне 102 кеше сайлаган, алар аны 2008 елның 15 декабрендә алачак.
Тантана алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары “Казан” милли-мәдәни үзәге залында җиңүчеләр буынына багышланган иҗади программа карады.
“Хөрмәтле, ветераннар, чираттагы очрашуыбызга бик шатмын, - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Минтимер Шәймиев. – Сез дәһшәтле сугыш елларын кичтегез, аннары тырышып хезмәт иттегез, хәзер яшьләр белән эшлисез – болар барысы да туган җирне ярату һәм хезмәт итү үрнәге булып тора. Бүген башкала үзәгендә шундый күңелле вакыйгага җыелу – зур бәхет. Бу уңайдан сезне котлыйм һәм озын гомер, сәламәтлек телим. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!”.
Республика Илбашы сүзләренчә, җиңүчеләр буынына авыр сынаулар аша үтәргә туры килде. Сугыш елларында кичергән сынаулар, тыныч тормышта ветераннарның тырыш хезмәте өчен илебездә яшәүче һәр кеше күңелендә рәхмәт һәм ихтирам хисләре яши. Алар буыннан буынга тапшырылачак.
“Безнең арадан китүчеләр һәм бүгенге көндә исән-сау гомер итүчеләр алдында бурычыбыз зур, - дип белдерде ТР Президенты. – Без үз илебездә, туган җирдә яшибез, балаларыбыз, киләчәгебез өчен эшлибез – бу Җиңү хакына көрәшүчеләр һәм хезмәт итүчеләрнең казанышы. Шәхсән үз исемемнән һәм ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте исеменнән сезгә рәхмәт белдерәм”. Сәламләү сүзеннән соң Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераннарына “ВАЗ” автомобильләре ачкычларын тапшырды.