Дмитрий Медведев Минтимер Шәймиевны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2008 елның 4 ноябре, сишәмбе

РФ Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм – илебез тарихының ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре халкыбызга берләшергә, илебезне басып алучылардан якларга, хакимиятсезлек вакытларын узарга һәм Россия дәүләтен ныгытырга ярдәм иткән данлыклы сәхифәләренә тирән хөрмәт билгесе.
Бүген, ерак үткәндәге кебек үк, безнең бердәмлек һәм ил язмышы өчен уртак җаваплылык – аның мөстәкыйль һәм алгарышлы үсешенең төп шартлары.
Сезгә эшләрегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим», - диелә котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International