7 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хәлил Акынҗы белән очрашты.
Очрашуда кабул итүче яктан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Төркия Республикасы ягыннан Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эргин, сәүдә вәкиле Сәрдәр Акынҗы, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Минтимер Шәймиев очрашу башында билгеләп узганча, Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, Россия күләмендәге беренче рәсми визитын Татарстаннан башларга ният кылган. Президент ассызыклаганча, Төркиянең Казан шәһәрендәге Генераль консулы эшчәнлеге дә бик уңышлы: ул һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайный. Нәтиҗәдә, Төркия һәм Татарстан арасында багланышлар ныгый.
Илченең эш сәфәрендә "Идея" инновация-җитештерү технопаркы белән танышу, "Алабуга" махсус икътисади зонасын тәкъдир итү, ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева белән очрашу, Татарстанда эшләүче төрек төзелеш компанияләренә бару каралган. Иртәгә Хәлил Акынҗының Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуы, Казан дәүләт университетында "Төркия һәм Россия мөнәсәбәтләре" темасына лекция укуы көтелә.
2002 елдан Татарстан һәм Төркия арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләмнәренең үсеше күзәтелә. 2007 ел нәтиҗәләре буенча, Төркия Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында 3 нче урынны биләп тора.