12 ноябрь көнне өченче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 42 узды. Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Татарстан Дәүләт Советының утырышын Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Татарстан Дәүләт Советының 42 утырышы эшендә, республика Парламенты депутатлары, Россия Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстанның башкарма органнарыннан Россия Федерация Советындагы вәкилләр, Югары Суд, Прокуратура, барлык министрлык-ведомство башлыклары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, Иҗтимагый палата һәм башка иҗтимагый оешмалар, иҗат берлекләре вәкилләре катнашты.
Ф.Х. Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы утырышын йомгаклап, урнаштырылган тәртип буенча республика Президенты Юлламасындагы нигезләмәләрне гамәлгә ашыру планы эшләнәчәген билгеләп үтте.