Минтимер Шәймиев Шәүкәт Биктимеровны 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләде

2008 елның 11 ноябре, сишәмбе

10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, татар театрының йөзек кашы саналган бөек сәхнә актеры Шәүкәт Биктимеровның 80 яшьлек юбилей кичәсендә катнашты. Тантанага Илбашы тормыш иптәше Сәкинә ханым белән килгән.

Юбилярны котларга рәсми затлардан тормыш иптәше Луиза ханым белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар килгән иде.

Мактаулы кунаклар, Камал театры артислары, юбилярның артистлык сәләтенә гашыйк татар халкы, Шәүкәт Биктимеровны аягүрә басып каршы алды. 62 ел гомерен сәхнә тормышына багышлаган, 300 ләп роль уйнаган әлеге шәхескә бүген хезмәттәшләре, аны котларга килгән һәммә кеше баш иде, алкышларга күмде. Бәйрәм, төрле елларда сәхнәләштерелгән спектакльләр - Шәүкәт ага тудырган иң ачык иҗади образлар буенча экскурс рәвешендә башланып китте. Аның белән бергә бер төп рольләрдә уйнау бәхете тәтегән театр артистлары, ул уйнаган рольләрне искә төшереп, хатирәләрне яңарттылар, аңа рәхмәтләрен җиткерделәр.

Минтимер Шәймиев котлау чыгышында Шәүкәт Биктимеровны бик бәхетле кешеләр сафына кертте. Президент ассызыклаганча, халык тарафыннан мәхәббәт һәм хөрмәт казану - олы уңыш. "Бүгенге юбилейны шатлыклы юбилей дип әйтер идем. Ник дигәндә, кызганычка каршы, 80 яшь тулу кичәсен талант иясенең үзеннән башка уздыру очраклары да байтак. Бөек шәхес турында узган заманда сөйләргә туры килә. Ә син әле исән-сау гомер кичерәсең, син бүген безнең арада - шунысы куандыра. Алдагы елларда да бу шулай булсын иде", - дип белдерде Минтимер Шәймиев һәм юбилярга озын гомер, саулык-сәламәтлек теләде.

Президент Шәүкәт агага Татарстан Республикасының иң дәрәҗәле бүләген - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" Орденын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International