Григорий Рапота Минтимер Шәймиевне "Рубин"ның җиңүе белән котлады

2008 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Минтимер Шәймиевне "Рубин" командасының футбол буенча Россия чемпионатында җиңүе белән тәбрикләде. Татарстан башлыгы исеменә котлау телеграммасы килде.


"Казан һәм Татарстанның чираттагы җиңүе уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз!

Үзенең ярты гасырлык тарихында "Рубин" футбол командасы беренче тапкыр Россия чемпионы булып танылды! Казан клубының әлеге триумфы аның быелгы ил чемпионаты дәвамында үткәргән матчларының күптән көтелгән һәм закончалыклы нәтиҗәсе булды. Ул шулай ук тренерлар штабы, клуб һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең күпьеллык эшчәнлеге нәтиҗәсе дә.

"Рубин" Ауропаның иң яхшы командалары арасында Россия футболын лаеклы төстә дәвам итәр дип өметләнәм!

Сезне, Казанның барлык футбол җанатарларын, Татарстан Республикасында яшәүче һәркемне "Рубин" футбол клубының җиңүе белән тәбрик итәм! Уенчыларга, тренерларга һәм клуб җитәкчелегенә яңа җиңүләр телим!"

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International