21 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Халык шагыйре Шәүкәт Галиевкә (Идиятуллин Шәүкәт Гали улы), 80 яшьлек юбилее белән котлап, “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
Очрашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов катнашты.
Минтимер Шәймиев Шәүкәт Галиевне шәхсән үз исеменнән, Татарстан Хөкүмәте, Дәүләт Советы исеменнән 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, татар халкы өчен бай иҗади мирас булдырганы өчен тирән рәхмәтен җиткерде, киләчәктә аңа исәнлек-саулык теләп калды. Президент юбилярның, аның үз шәхесеннән читләшмәгән үзенчәлекле псевдонимына игътибар юнәлтте. “Сез яшьтән үк шигъриятебезгә хезмәт иттегез. Сезнең киңкырлы иҗатыгыз Габдулла Тукай исемендәге премия, Андерсен исемендәге халыкара премия белән бәяләнде. Иң мөһиме, сез татар халык шагыйре исеменә лаек булдыгыз. Сезгә хас булган тирән акыл, киңкырлы фикер шигъриятегездә сатира, юмор жанрындагы әсәрләрдә ярылып ята. Бу жанрлар остасы буларак, сез әдәбиятыбызда аерым урын алып торасыз”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Президент Шәүкәт Галиевнең балалар күңеленә үтеп керерлек, җанлы, гади тел белән язылган кыска шигырьләр остасы булуын да ассызыклап узды. “Мин үземнең студент елларымда ук сезнең иҗади юлыгызны өйрәнә башлаган идем. Шул вакыттан бирле иҗатыгызга мөкиббән булдым. “Чаян” журналының соңгы битләрендә һәрвакыт җор тел белән язылган юмористик шигырьләрегезне эзли идем. Искиткеч сәләтегезгә шакката идем. Алга таба да безне иҗатыгыз белән сөендерегез”, - дип, хатирәләрен яңартты республика җитәкчесе.
Шәүкәт Галиев исә җавап итеп: “Мин бүген үземә адресланган бу мактау сүзләрен шаккатып тыңлыйм. Мин шигырьләр иҗат иткәндә, һәрвакыт Илбашыбызның күңел җылысын тойдым. Сезнең республика белән идарә итү дилбегәсен иярләвегез, акыл белән җитәкчелек итүегез, татар әдәбиятына “канат”өстәде”, - дип, шагыйрь күңел түреннән чыккан шатлыклы хисләрен ирештерде.
Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Апас районы Бакырчы авылында дөньяга килә. 1949 елда ул Кайбыч район газетасы мөхәррире булып билгеләнгән. 1953 елда Казанга күчеп килеп, “Чаян” журналының әдәби хезмәткәре булып эшли башлый. 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ш. Галиев озак еллар дәвамында ТР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, берлеккә кабул итү коллегиясе рәисе, ТР Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясе мөдире булып эшли. Мактау билгесе ордены, “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел” медальләре, ТР Мактау Грамотасы, ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Шәүкәт Галиев - А. Алиш исемендәге премия, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. “Заяц на зарядке” китабы өчен халыкара премия – Г.-Х. Андерсен исемендәге Мактаулы дипломга лаек булган.
Юбилярның иҗатына килгәндә, беренче шигырен ул 1945 елның 21 апрелендә язган. 1950 нче еллар уртасында Шәүкәт Галиевнең беренче шигырьләр җыентыклары дөнья күрә. Шагыйрь юмор һәм сатира жанрында да бирелеп эшли. Әмма укучыларның иң олы мәхәббәтенә ул балалар өчен әсәрләре белән казана. Аның 50 дән артык китабының яртысыннан артыграгы балаларга багышланган.