Минтимер Шәймиев Мөслим районының мактаулы гражданины исеменә лаек булды

2008 елның 25 ноябре, сишәмбе

25 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мөслим муниципаль районы сәнгать осталарының Гаилә елына багышланган концерты булды.

Концертны тамаша кылырга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә Шәймиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика парламентының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ТР законнары текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Роберт Миңнуллин һәм башка рәсми затлар килгән иде.

Мөслим районының иң яхшы иҗат коллективлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә беренче мәртәбә чыгыш ясады. "Бу концерт белән без татарстанлыларга Мөслим районында яшәүчеләрнең бөтен байлыгын һәм мирасын күрсәтергә телибез", - диде муниципаль район башлыгы Ришат Хәбипов.

Ул шулай ук соңгы берничә ел эчендә туган авылы ирешкән уңышлар хакында сөйләде. Быел яңа стадион ачылды, күп кенә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт ясалды, ашлык җыю буенча да уңышларыбыз бар, диде Ришат Хәбипов.

Муниципаль район башлыгы үз чыгышының азагында Мөслим районында "Татарстанның Мөслим муниципаль районы мактаулы гражданины" дигән исем булдыру турында карар кабул ителүе хакында әйтте. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев районның беренче мактаулы гражданины булды. Ришат Хәбипов сүзләренә караганда, әлеге мактаулы исем "республикада, Россиядә районның үсеше һәм чәчәк атуына, абруен күтәрүгә өлеш керткән өчен" бирелә.

"Миңа Мөслим районының мактаулы гражданины дигән югары исем бирүләренә бик тә шатмын", - диде үз чиратында Минтимер Шәймиев. "Әлеге район минем тормышымда аерым урын алып тора, - дип өстәде ул. - Биредә мин Сәкинә ханым белән таныштым, Мөслимдә безнең тәүге балабыз дөньяга килде. Биредә мин үземнең хезмәт эшчәнлегемне башладым".

"Мин Татарстанның бу районында яшәвем һәм эшләвем белән горурланам", - дип ассызыклады республика башлыгы. Ул шулай ук Мөслим муниципаль районында яшәүчеләрнең әдәпле, тыйнак һәм тәрбияле булуын ассызыклады. Чыгышының ахырында Минтимер Шәймиев район җитәкчелеге һәм халкына туган авыллары һәм Татарстан Республикасы үсешенә гаять зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International