"Татхимфармпрепараты" ААҖ дә дару төймәләрен җитештерүче яңа производство тәкъдир ителде

2008 елның 17 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрьре Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татхимфармпрепараты" ачык акционерлык җәмгыятендә, дару төймәләрен җитештерүне тәкъдир итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Яңа производство белән танышырга шулай ук Татарстан Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов һәм башкалар килгән иде.

Төймә һәм капсула формасындагы дару препаратларын җитештерүгә корылган яңа производство, Ауропа стандартларына җавап бирерлек итеп, фармацевтика производстволарын төзекләндерүдә махсуслашкан Чехиянең FAVEA engineering фирмасы белән партнерлык нигезендә төзелгән. Аның җитештерү куәтлелеге елына 1,5 миллиард таблетка һәм 250 миллион капсуладан гыйбарәт. Җитештерү күләмнәре быелгы 1 миллиард сумнан 2009 елда 1,5 миллиард сумга кадәр үсәр дип фаразлана. Яңа производство төзелешенә 15 миллион еврога якын акча салынган, шул исәптән, 10,2 миллион евро - заем акчалары.

Минтимер Шәймиев "Татхимфармпрепараты" оешмасы хезмәткәрләрен бүгенге истәлекле вакыйга белән тәбрикләп, киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек теләп калды. Президент чыгышында илдә мөмкинлекләр була торып та, читкә экспорт сыйфатында дару препаратларының бик аз күләмдә чыгарылуы проблемасына ныклап басым ясады.

Минтимер Шәймиев яңа производство эше белән тәкъдир итү барышында якыннанрак танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International