Андрей Фурсенко: "Мәгариф белән бәйле һәр нәрсә бик мөһим"

2008 елның 18 ноябре, сишәмбе

18 ноябрь көнне ТР парламентында РФ дәүләт хакимиятенең белем бирү өлкәсендә идарә итүче органнар җитәкчеләре киңәшмәсе уза. Киңәшмәне РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, РФ төбәкләре закон чыгару органнары башлыклары, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Федераль Җыенының Федерация Советының профильле комитетлары әгъзалары, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре катнаша.

Әлеге киңәшмә 2007 елның 1 нче декабрендә көченә кергән "Дәүләт белем стандарты төшенчәсен һәм эчтәлеген үзгәртү өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законны гамәлгә кертү шартларында, белем бирү процессында катнашучыларның милли белем алуга булган ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен тормышка ашыруга хокукларын тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлы. Билгеле булганча, әлеге закон өч компонентлы дәүләт белем бирү стандартыннан бер компонентлыга күчү, ягъни стандарттан төбәк (милли-төбәк) компонентын һәм мәгариф учреждениесе компонентын алып ташлауны күз алдында тота.

Бүген А. Фурсенко киңәшмәне ачып җибәреп, мәгариф белән бәйле һәр нәрсәнең бик мөһим булуын, аның һәркемгә кагылуын билгеләп үтте. "Без бүген монда белем бирү системасында илебезнең үзенчәлекләрен исәпкә алырга, аларны саклау турында сөйләшү өчен җыелдык. Һәр халыкның аерымлы якларын исәпкә алу, шул ук вакытта аларны бер-берсенә каршы куймаска кирәк", - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International