Минтимер Шәймиев Ижауда РФ Дәүләт Советы утырышында катнаша

2008 елның 18 ноябре, сишәмбе

18 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ижауда Халыклар дуслыгы йортында РФ Дәүләт Советы утырышында катнаша.

Россия Президенты Дмитрий Медведев катнашындагы утырышта дөнья финанс кризисы шартларында Россия төбәкләре сәнәгатенең көндәшлеккә сәләтле булуы турындагы мәсьәлә каралачак.

Дәүләт Советының эшлекле төркеме җитәкчесе, Новосибирск өлкәсе губернаторы Виктор Толоконский төп доклад белән чыгыш ясаячак. Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина да үз докладын тәкъдим итәчәк. Утырышка шулай ук, Үзәк банк рәисе Сергей Игнатьев, "Роснанотех" генераль директоры Анатолий Чубайс, Тышкы сәүдә банкы президенты Андрей Костин һәм Тышкы икътисади банк рәисе Владимир Дмитриев та чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International