20 ноябрь көнне "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең X съезды була. Съездда Татарстан вәкилләре нормасы - 27 делегат.
Съездның расланган нормаларыннан тыш партия рәисе, рәистәшләр һәм Югары совет әгъзалары, генераль совет әгъзалары, Үзәк контроль-ревизия комитеты әгъзалары, партиянең Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе һәм урынбасарлары делегат булып тора. Күрсәтелгән категориягә безнең республикадан партиянең Югары Совет рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, партиянең Генераль советы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең генераль советы президиумы секретаре урынбасары Олег Морозов, Үзәк контроль-ревизия комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов кергән.
Моннан тыш, Татарстаннан 27 делегат арасында - төбәк сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Бударин, җирле сәяси совет секретаре, Казан мэры Илсур Метшин да бар.
Иртә белән гамәлдәге Генераль советы утырышы була, анда партиянең җитәкчелек органнарына кандидатлар исемлеге килештереләчәк. Съездда шулай ук партиянең физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү, "Нык гаилә", "Лаеклы хезмәт" проектлары, сукбай балаларга ярдәм итү кебек берничә социаль проектка нәтиҗәләр чыгарылачак. Съезд 4 сәгать эшләр дип көтелә.
Съезд эшенең көн тәртибендә иң мөһим пункт - партия уставына үзгәрешләр кертү. Хәзерге вакытта уставка 4 битләп төзәтмә җыелган, алар берничә мәсьәләгә кагылачак. Беренчесе - партиядә әгъза булып тору. Хәзердән башлап партия билеты "Бердәм Россия" тарафдарлары сафында 6 ай торган кешеләргә генә тапшырылачак. Икенчесе - әгъзалык взносын түләү. Съездда взносларны ирекле түләү турында карар кабул ителәчәк. Бүгенге көндә әгъзалык взнослары мәҗбүри рәвештә түләнә, тик аларның шкаласы билгеләнмәгән. Өченчесе - җитәкчелек итүче кадрларны ротацияләүгә кагылачак, дип хәбәр ителә edinros.ru. сайтында.