Татарстан башлыгы республиканың өч районы чикләрен раслады

2008 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

19 ноябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Аксубай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы "Минзәлә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы, "Балык Бистәсе муниципаль районы территориясе чикләрен, ТР административ-территориаль корылышына һәм "Балык Бистәсе муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турындагы, "Яңа оешкан "Яшел Үзән муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарының һәм бу муниципаль берәмлек территориясендә җирле мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнүче органнарның милек йөкләмәләре буенча бүлү актын раслау турындагы" ТР законнарын имзалады.

Беренче өч закон федераль канун таләпләре нигезендә, әлеге муниципаль районнар составына керүче һәр авылның территориясе чикләрен тасвирлый, шулай ук бу районнарның катнаш чикләре урнашуына аныклыклар кертә.
Дүртенче закон Яшел Үзән муниципаль районы җирле үзидарә органнарының милек йөкләмәләрен билгели.

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан башлыгы республиканың өч районы чикләрен раслады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International