"Баскет-холл"да "Рубин" футбол клубын зурладылар

2008 елның 24 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрь көнне Казанда "Рубин" футбол клубына илебез чемпионатының алтын бүләкләрен тапшырдылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. 2008 ел сезонында Россия чемпионатында җиңгән өчен ул команданың баш тренеры Корбан Бердыевка республиканың иң зур бүләген - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды.
Аннан соң футбол буенча Россия чемпионатының алтын бүләкләре клуб уенчыларына һәм әгъзаларына бирелде. Россия футбол берлеге исеменнән Россия футбол премьер-лигасы Президенты Сергей Прядкин футбол буенча Россия чемпионатының алтын медален Минтимер Шәймиевкә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International