25 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Югары Ослан районында керамик эшләнмәләр җитештерү буенча "Ключищи керамикасы" заводын ачуда катнашты.
Елына 60 миллион данә кирпеч чыгару куәтенә ия яңа заводка 2007 елның 3 маенда нигез салынды. Бу проект бик кыска вакыт эчендә сафка бастырылды. Производство керамик кирпеч җитештерү буенча дөнья лидеры "Verdes-Solincer"ның (Испания) заманча комплекслары белән җиһазландырылган. Проектка инвестицияләр 1,5 миллиард сум тәшкил иткән (генераль инвестор - "Фон" фирмасы).
Заводны ачу тантанасында шулай ук Дәүләт Думасының Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сергеева, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Владимир Осянин катнашты.
Мәртәбәле кунаклар өчен предприятие буенча экскурсия оештырылды, белгечләр балчыкның керамик кирпечкә әверелү этаплары хакында сөйләде.
Кирпеч заводын ачу тантанасы уңаеннан тантаналы митингта район башлыгы Владимир Осянин сөйләгәнчә, 2006 елда ТР Президенты Татарстанда төзелеш материалларын, аерым алганда, кирпечне күбрәк чыгарырга кирәк, дигән бурыч куйган иде. "Фон" фирмасы башлыгы Анатолий Ливада белән Ключищи балчык карьеры янәшәсендә кирпеч заводы төзү идеясе туган. Район башлыгы республика җитәкчелегенә шушы проектка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
"Кыска гына вакыт эчендә гаҗәеп эш башкарылган. Сез бурычны яхшы үтәгәнсез, котлыйм сезне", - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде инвесторлар һәм төзүчеләргә Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, безнең чорда озак төзергә ярамый. Бу проект төзелеш өлкәсендә яңа производстволарны ничек төзергә кирәк икәнлеген күрсәтүче өлге булып тора. Әлегә республикага елына 140 миллион кирпеч кертелә. Тик яңа заводлар ачылгач, сыйфатлы кирпечкә ихтыяҗлар канәгатьләндереләчәк.
"Хәзер энергияне югары дәрәҗәдә саклаучы технологияләр буенча төзергә кирәк. Кешеләргә җылы булсын, энергоресурсларга тотылган акчаларын да янга калдырсын. Мондый заводлар - әлеге максатларны гамәлгә ашыру өчен нигез", - дип билгеләп үтте республика башлыгы.
"Шундый кагыйдә бар: кризис вакытында төзелешне дәвам итәргә кирәк, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - Хәзер төзелеш материаллары очсызлана, төзелеш күләмнәрен югалтмау зарур. Төзелеш индустриясен булдыручы компанияләр авыр хәлдә калды. Аларны подрядлар белән тәэмин итәргә кирәк - бу реаль ярдәм булачак. Якын арада 2013 елгы Универсиада белән бәйле рәвештә дә төзелеш күп булачак".
Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар елына 84 миллион сум тәшкил итәчәк, алар исәбеннән социаль салымнар - 5,4 миллион сум, районда 190яңа эш урыны булачак.