26 ноябрьдә өченче чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышы уза. Парламент сессиясендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
Сессиянең көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләрнең берсе "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР законы проекты белән бәйле. "Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фондының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР законы проекты да икенче укылышка чыгарыла.
Шулай ук сессия барышында ТРның дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау вакытын раслыйлар.
Көн тәртибенә чыгарылган алтмыштан артык мәсьәләнең берничә дистәсе муниципаль районнар чикләрен һәм статусын билгеләүгә кагылышлы, яшьләр һәм яшьләр сәясәте белән бәйле башка закон проектлары да бар.
Депутатлар шулай ук республиканың "Экология кодексы"н, "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР закон проектларын караячак дип көтелә.